Мөслим-информ

26 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 26 ноябрь 2015 - 14:25
    Мөслимдә якынча 200ләп агач утыртылачак
    Район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе яңа технология буенча агач утырта башлады. Махсус утырту техникасы ярдәмендә агачлар тамыры белән чокып алына һәм алдан ясалган кәрзингә урнаштырылап алып кайтыла. Предприятие җитәкчесе Илдар Шәмсетдинов сүзләренчә, мондый метод белән утыртылган агачларның үсеп китүе 80-90%ны тәшкил итә. Район үзәгендә якынча 200ләп нарат һәм каен...
    321
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 14:19
    Әниләр борчыган сорауларына җавап алдылар
    26 ноябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә яшь әниләр өчен түгәрәк өстәл оештырылды. "Бердәм Россия" партиясенең Мөслим җирле бүлеге тарафыннан оештырылучы махсус проект кысаларында райондашларыбызга төрле тармак белгечләре белән очрашу мөмкинлеге тудырылган иде. Әниләрнең сорауларына социаль яклау бүлеге, мәгариф идарәсе, үзәк хастаханә, пенсия фонды белгечләре җавап бирде.
    366
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 09:08
    Районыбызның яшь талантлары Арслана белән бер сәхнәдә
    25 ноябрь көнне район мәдәният йорты якташыбыз, Вәрәшбаш авылы кызы Алсу Таҗетдинованың беренче иҗат концерты булып узды. Арслана псевдонимы астында чыгыш ясаучы Алсу белән бер сәхнәдә Мөслимнең танылган сәнгать ияләре, сәнгать мәктәбе коллективы да чыгыш ясады. Тамашачылар бигрәк тә һәр чыгышның тере инструменталь тавышта башкарылуына таң калды. Район сәхнәсендә бу...
    320
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 08:56
    Суд приставлары янәдән рейдка чыкты
    Суд приставлары даими рәвештә рейдлар оештыра. Бу атнада алар әҗәтлеләр белән янәдән очрашты. Ишекләрен ачмыйча утыручылар күп булу сәбәпле, коммуналь хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләреннән кала рейдка участок уполномоченныйлары да чакырылган иде. Бу көнне бер фатир хуҗасының милкенә арест салынды, бер райондашыбызга требование күрсәтелгән 10 көн эчендә әҗәтен капламаган өчен беркетмә...
    359
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 08:46
    Кр.Шуранлылар 489300 сум күләмендә үзара салым акчасы җыйганнар
    Крәш. Шуран авыл җирлегендә яшәүчеләр агымдагы елда кеше башыннан 300 сум күләмендә үзара салым акчасы җыйган иде. Дәүләт тарафыннан кайтарылучы субсидия күләмен дә исәкпә алып, җирлектә булган мәсьәләләрне хәл итү өчен шуранлыларның 489300 сум күләмендә акчасы җыелган. Бу акча урам юлларын ремонтлау, кышын кар эттерү, ут баганаларын, янгын сүндерү машинасын...
    308
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 06:10
    Крестьян-фермер хуҗалыклары сортлы җиләк үстергән
    "Хәмәдишин" һәм "Мортазин" крестьян-фермер хуҗалыклары агымдагы елда 25 сутый җирдә сортлы җиләк үстерде. Киләсе елда хуҗалыклар әлеге үсемлекнең күләмен арттырып, халыкка сатуга чыгарырга планлаштыра. Фермерлар 10 гектарда бәрәңге дә үстергән иде.
    339
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 05:13
    МТВ 25.11.2015
    204
    0
    0
Реклама