19 ноябрь 2015 яңалыклары
-
19 ноябрь 2015 - 13:10Бала хокуклары – үзәктәРайон башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комисссиянең чираттагы утырышы үтте. Аны комиссия рәисе Рушат Солтанов алып барды. Утырышта таныклыгы булмаган килеш мотоцикл белән идарә иткән 15 яшьлек үсмергә кисәтү ясалды, бала тәрбияләүдә аналык бурычын тиешенчә үтәмәгән өчен әнисенә штраф салынды. Балигъ булмаган...
-
19 ноябрь 2015 - 11:40Иске Карамалы авыл җирлегендә иҗтимагый совет утырышы узды19 ноябрь көнне Иске Карамалы авыл җирлегендә Ветераннар советы һәм иҗтимагый советның күчмә утырышы булды. Анда Иске Карамалы, Баек, Әмәкәй, Октябрь, Исәнсеф, Үрәзмәт авыл җирлекләре башлыклары, авыл халкы катнашты. Ветераннарга социаль хезмәт күрсәтү чаралары турында районның "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү җитәкчесе Гөлнара Хатбуллина, республика матди ярдәм үзәгенең Мөслим районындагы...
-
19 ноябрь 2015 - 11:26Шагыйрәбез иҗаты Россиягә яңгырадыТатарстан Яңа Гасыр каналының "Манзара" тапшыруында якташыбыз, шагыйрә, үзәк китапханә директоры Лилия Садриеваның иҗатын яктыртты. Мөслимебездә, туган якка дан җырлаган шигырьләр республикабызда гына түгел, Россиянең бар төбәкләрендә дә яңгырады.
-
19 ноябрь 2015 - 11:01Җәйге көпчәкләреңне алыштыр яки штраф1 декабрьгә кадәр машина йөртүчеләргә җәйге көпчәкләрне кышкыга алыштырырга кушалар. Таможня берлегенең шул хактагы «Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» техник регламенты таләпләре гамәлгә кергән. Кагыйдә буенча, машина кышкы өч айда (1 декабрьдән 1 мартка кадәр) кышкы тәгәрмәчләр, җәйге өч айда (1 июньнән августка кадәр) җәйге резиннарда булырга тиеш. Татарстанның ЮХИДИ...
-
19 ноябрь 2015 - 07:16Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе узды18 ноябрь көнне район хакимиятенең актлар залында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең утырышы узды. Аны район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Утырышта дөньякүләм булган вакыйгаларга нигезләнеп, террорчылыкка каршы көоәш буенча эш планы расланды. Оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә пропуск режимын көчәйтү максаты куелды. Бигрәк тә хокук һәм тәртип саклау органнары, ашыгыч ярдәм...
-
19 ноябрь 2015 - 07:08Ике райондашыбызга штраф салынды123 санлы янгын сүндерү часте, күзәтчелек һәм районның ЮХИДИ бүлеге белгечләре рейдлар ештыруын дәвам итә. Алар күпфатирлы йорт ишегалларындагы тиеш түгел урынган туктаган машина хуҗаларын җаваплылыкка тарта. 18 ноябрь көнне Кооператив урамындагы күпфатирлы йорт ишегалдында ике райондашыбызга 2 мең сум күләмендә штраф салынды. Шушы ук көнне Гагарин урамындагы тротуар өстенә...
-
19 ноябрь 2015 - 06:06"Кояшкай" балалар бакчасына капиталь ремонт керәРайон башлыгы Рамил Муллин 2016 елда узачак эшләре билгеләнгән төзекләндерү объектларда булды. Кулланышка тапшырылган биналар белән танышты. Билгеле булганча, Вахитов урамындагы күпкатлы йортлар арасында бүгенге көндә ике инвестицион йорт төзелә. 18 һәм 12 квартиры бу йортларның инде нигезләре салынган. Шулай ук бу территориядә җәмәгать мунчасы төзелер дип көтелә. Рамил Муллин...