Мөслим-информ

13 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 13 ноябрь 2015 - 15:56
    Яр Чаллыда эшмәкәрләр киңәшәчәк
    2015 нче елның 19 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә ТР Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина эшмәкәрләр белән очраша. Әлеге чара "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында үтә. Очрашуның оештыручысы - ТР президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов.
    914
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 13:55
    Сыйфатсыз товар турында кайнар линиягә хәбәр итәргә мөмкин
    Бөтендөня сыйфат атналыгы кысаларында "кайнар линия" эшләячәк. Азык-төлек һәм башка төр товарларның сыйфаты буенча булган сорауларны 13-16 ноябрь көннәрендә 10.00-17.00 сәгатләрдә бирергә була. (Төшке аш 12.00-13.00) Телефоннар: 88552-46-41-07, 46-95-32. Барлык сораулар буенча да җаваплар һәм консультация биреләчәк.
    621
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 11:52
    Район сәхнәсендә тулысынча тере тавышка әзерләнгән концерт күрсәтеләчәк
    25 нче ноябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге Мөслим мәдәният йортында Алсу өр-яңа карашлы «Яна дәвер» дип исемләнгән соло концертын уздырачак. Концерт Мөслим сәнгать мәктәбе һәм Мөслим районының үзешчән артистлары белән берлектә оештырылачак. «Яңа дәвер» концерты тулысынча тере тавышка әзерләнә.
    652
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 09:51
    Мөслим яшьләре буш вакытын кино карап уздыра
    13 ноябрьдә "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре һәм "Очкын" хәрәкәте активистлары "Дуслар - клаб"та кино курсәтәчәкләр. Вакытыгызны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәсегез килсә безгә кушылыгыз, дип хәбәр итәләр безгә. Шулай ук Бөгелмә аграр көллияте студентлары да кино карарга теләк белдергән.
    405
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 07:58
    Ике контурлы газ котеллары өчен 2 млн сумнан артык бурыч җыелган
    Бүген мөслимлеләр арасында ике контурлы газ котеллары өчен дә вакытында түләмәүчеләр шактый. Агымдагы һәм вакыты үткән әҗәтнең гомуми суммасы 2 млн 153 мең 785 сумны тәшкил итә.
    745
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 07:48
    Эшмәкәрләр игътибарына: конкурс!
    2015 елның 16-20 ноябрь көннәрендә субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен, конкурс сайлап алуында катнашуга, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмалардан (инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләреннән) гаризалар кабул ителә.
    748
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 05:45
    Укучылар мәдрәсә тарихын өйрәнде
    Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең археология берләшмәсе җитәкчесе Ильмир Яббаров балалар белән 1898-1901нче елларда Хәсәншә бай төзеткән Мөслим мәдрәсәсенә фәнни-тикшеренү экспедициясен оештырды.
    717
    0
    0
Реклама
Реклама