10 ноябрь 2015 яңалыклары
-
10 ноябрь 2015 - 15:0911 ноябрьдә район үзәге урамнарында ут бетеп торачак (ИСЕМЛЕК)Иртәгә, ягъни 11 ноябрьдә линияләрдә конструкция үткәрелү сәбәпле сәгать 12-17 сәгатькә кадәр Мөслим авылының түбәндәге урамнарында электр бирү туктатылып торачак:
-
10 ноябрь 2015 - 13:02Аграр көллият студентларын хәзер автобус белән укырга йөртәләрБөгелмә аграр көллиятенең Мөслим филиалында укучыларны автобус белән өйләренә кайтару оештырылган. Шимбә көнне балалар өч юнәлештә (Метрәй - Иске Карамалы-Әмәкәй, Иске Вәрәш-Иске Сәет-Үрәзмәт һәм Мәлләтамак) йөрүче автобусларда өйләренә озатыла, дүшәмбе көнне укырга килә. Автобуслар җирлегебездә яңа оешкан "Тәэмин итү хуҗалыгы унитар предприятиесе"нә карый.
-
10 ноябрь 2015 - 12:49ДНД активистларына акчалата премияләр тапшырылаЕл әйләнәсе оешма-предприятие вәкилләре ирекле халык дружиналары составында рейдларга чыга. Иң актив ике райондашыбызга эчке эшләр бүлеге тарафыннан премия билгеләнгән. 5 мең сум күләмендә акча шушы көннәрдә хуҗаларына тапшырылачак.
-
10 ноябрь 2015 - 10:48Метрәй авыл җирлегендә 80нән артык багана уты яктыртаМетрәй авыл җирлегенә кергән авылларда барлыгы 80гә якын урам яктырткычы исәпләнә. Аларның күпчелеге 2014 елда үзара салым акчасы куелган иде. Бүген бу яктырткычларның төзеклеген "Жилэнергосервис" җәмгыяте тәэмин итә.
-
10 ноябрь 2015 - 08:44ЮХИДИ инспекторларына яңа машина кайттыРайонның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе яңа машинага лаек булды. Машина ачкычын тантаналы төстә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин тапшырды. "Приора" машинасы республиканың 46 бүлекчәсенә бирелде.
-
10 ноябрь 2015 - 06:41Һәрчак иминлек сагындаҺәр елның 10 ноябрендә полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бүген әлеге дата уңаеннан район эчке эшләр бүлегендә бәйрәм тантанасы узды.
-
10 ноябрь 2015 - 05:39"Нептун" йөзергә яратучыларны кунакка чакыра"Нептун" йөзү бассейнында бүген күптөрле түгәрәкләр эшләп килә. Йөзү түгәрәгенә балыгы 70тән артык бала йөри. Алар атнага ике тапкыр тренерлар ярдәме белән тиз йөзү серләренә төшенә. Шул ук вакытта бассейнда аэробика түгәрәге дә эшли. Бассейнга иртәнге 9.00 сәгатьтән кичке 9.00га кадәр килергә мөмкин.