“Бурычлылар” дигән кара исемлектә кемнәр бар?
Янәдән әҗәтлеләр турында сөйлибез. Хезмәт күрсәтүче оешмалар нинди генә юл белән көрәшмәсен, суд приставлары нинди генә катгый чаралар күрмәсен, күпфатирлы йорт хуҗалары арасында әҗәтлеләр саны кимеми. Район башлыгы Рамил Муллин катнашында узган киңәшмәдә бу хакта җитди сөйләшү булды.