21 октябрь 2015 яңалыклары
-
21 октябрь 2015 - 14:03Лицейның 1"а" һәм 1 "б" укучылары музейда кунактаРеспублика күләмендә игълан ителгән "Мәдәният дәресенә", "Мөслим туган як музее" актив кушылды. 21 октябрь көнне музей директоры Синара Яббарова Мөслим урта мәктәбенең һәм Мөслим гимназиясенең башлангыч укучылары белән дәресләр үткәрде. Мөслим лицееның 1"а", 1 "б" класс укучылары исә музейда кунакта булдылар.
-
21 октябрь 2015 - 14:01Коллегалар очраштыТәҗрибә уртаклашу максатыннан, "Мөслим туган як" музеенда Сарман районының музей директоры Дания Кашипова һәм Тукай районы" Туган як музее" директоры Резеда Гарипова булдылар. Район музееның бинасы да, эчке экспозицияләре дә кунакларда соклану хисләре генә тудырды. Алар музейга истәлек бүләкләре калдырдылар, кунакка чакырдылар.
-
21 октябрь 2015 - 13:58Ветераннар өчен йорт ноябрь аенда тапшырылачак2015 елынын апрель аенда ветераннар программасы нигезендэ 15 фатирлы торак Мөслим авылы Пушкин урамы 96 йорт адресы буенча төзелә башланды. Хәзерге вакытта территорияне төзекләндерү эшләре бара. Ачу тантанасы ноябрь аенда планлаштырыла.
-
21 октябрь 2015 - 13:52Мөслимгә эш визиты белән ТР Сәламәтлек саклау министрның беренче урынбасары килде21 октябрь көнне үзәк хастаханәгә ТРның Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Осипов Сергей Альберт улы килде. Сергей Альбертовичның районга килүең төп максаты мөслим халкы белән очрашу булды. Приемга килгән райондашларыбыз күпчелек хастаханә эшчәнлеге, табибларга карата сораулар булды. Соңыннан Сергей Осипов хастаханә коллективы белән әңгәмә үткәрде.
-
21 октябрь 2015 - 13:07Үзәк хастаханәдә ремонт барышы (Фото репортаж)Район башлыгы Рамил Муллин үзәк хастаханәдә барган ремонт белән танышты.
-
21 октябрь 2015 - 04:58Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры РЦВРда булып кайтты.Мөслим Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Ильмир Яббаров Мөслим муниципаль районы эш делегациясе составында кичә Республика Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә булып кайтты. Ул анда аларның эш юнәлешләре һәм тәҗрибәләре белән танышты.
-
21 октябрь 2015 - 04:56Балалар курчак театрына барып кайттылар.Аз керемле һәм күп балалы гаиләдәге балалар 16 октябрь көнне Казан шәһәрендәге "Әкият" курчак театрына бардылар. Курчак театрының әкияти бинасы балаларны шаккаттырды. Ә "Өч кыз" әкияте балаларда яхшы тәэсирләр калдырды.