20 октябрь 2015 яңалыклары
-
Үзәк мәчеттә укулар үтте
16-17-18 октябрь көннәрендә районның үзәк мәчетенә Казан шәһәреннән абыстайларның, укытучыларның квалификацияләрен күтәрер өчен мөгәллим-мөгәллимәләр килде. Дәресләрдә 50 шәкерт укыды, өч көн дәвамында мөгәллим Резеда Сафиуллина һәм Ринат Габбасов ислам динен ничек дөрес итеп тәкъдим итәргә, яман секталарга терроризмга каршы ничек торырга кирәклекне аңлаттылар.
-
Лицей укытучылары укыйлар
Соңгы ике көн эчендә лицей мәктәбе укытучылар парта артына утырдылар. Чөнки бу көннәрдә мәктәптә Сингапур ягъни Educare (Эдукэер) укулары бар. Берничә ел рәттән Сингапурдан белгечләр килеп укытучыларга яңа методика белән эшләүне аңлаталар. Ширин Сэйлаһ сүзләренә караганда лицей мәктәп укучылары бик ачык һәм өйрәнергә әзер дип әйтте.
-
100дән артык укучы тикшерү үтә
"Армис" медицина аппараты белән районда әлегә гимназиялеләр генә мактана ала. Әлеге медицина җиһазы укучыларның бөтен организмына күзәтү ясап, булган авыруларны ачыкларга, аларны вакытында дәваларга мөмкинлек бирә. Гимназия фельдшеры Рәйсә Кашапова план нигезендә укучыларга табиб диагностикасы куеп, медицина тикшерүе үткәрә. Йөрәк, үпкә, күз органнарында тайпылышлар булганда, балалар юллама белән педиатрга җибәрелә....
-
Автомобиль тәгәрмәчләре урлау еш була торган хәлгә әйләнде
17 октябрьгә каршы төндә Кооператив урамындагы машина стоянкасында торган "Лада - Гранта" автомобиленең тәгәрмәчләрен салдырып киткәннәр. 1974 елгы райондашыбыз "Антел" маркалы дүрт кышкы тәгәрмәчләрдән колак каккан. М. фамилияле райондашыбызның тәгәрмәчләренә угрыларның беренче мәртәбә генә кул сузуы түгел инде. Ике ел элек шушы ук машинадан җәйге тәгәрмәчне салдырып киткән булганнар. Карак...
-
Йөк машина хуҗалары җаваплылыкка тартылачак
Бу атнада районның ЮХИДИ бүлеге инспекторлары рейдлар оештыра. Аның барышында авыр йөк машиналары тикшереләчәк. Инспекторлар әйтүенчә, тиеш түгел урамнарга кергән йөк машиналары асфальт юл өслегенә зыян китерә. Өстәвенә күп кенә урамнар әлеге машиналардан төшеп калган саз белән тулы. Шуңа күрә бу көннәрдә тиеш түгел урында туктатылган йөк машинасы шоферлары катгый...
-
"КамАз" берьюлы өч техника эшен башкара ала
"Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогында 60ка якын кеше хезмәт куя. Ел әйләнәсе юлчылар 320 км озынлыктагы трасса һәм авылара автомоблиь юлларын тәртиптә тота. Чокыр ремонты, яңа юл билгеләре урнаштыру, тукталышларны тәртиптә тоту һәм кышкы юлларны чистарту эшләренә быел районга 42 млн сум акча бүлеп бирелгән. Инде хәбәр иткәнебезчә, соңгы...
-
"Робототехника" эшчәнлеген дәвам итә
"Робототехника" берләшмәсе үзенең эшчәнлеген Мөслим лицеенда Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында дәвам итә. Тәҗрибәле мөгаллим Мөнәвир Әнвәрович робототехника нигезләрен өйрәнергә теләгән укучыларны дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә сәгать 15.00 көтеп кала.