15 октябрь 2015 яңалыклары
-
15 октябрь 2015 - 13:32Аның кулында - кеше гомереРадик Төхвәтулин район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Киров дәүләт медицина академиясен тәмамлагач, Радик Мөслим районына эшкә кайта. "Ышанычлы, намуслы егет. Без аның төгәллелегенә, эшчәнлегенә һәм сабырлыгына сокланабыз. Кирәк булса, акыллы киңәшен дә бирә, ипле генә итеп ялгышыңны да төзәтә. Радик Рафисович яшьләрнең күбесенә үрнәк итеп куярлык",...
-
15 октябрь 2015 - 13:24Наталья Фишман эш визиты белән Мөслимдә14 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман безнең районда эш визиты белән булды. Президент ярдәмчесе район Башлыгы Рамиль Муллин белән берлектә Пушкин скверын, сугыш һәм хезмәт даны мемориаль комплексын, булачак "Хафизов" паркын, үзәк Пушкин урамын йөреп чыктылар һәм "Туган як" музеен, үзәк библиотеканы,...
-
15 октябрь 2015 - 12:50Ветераныбыз Сәхипов Гыйндулла Сәхипгәрәй улы бүген юбилеен билгеләп үтәБаек авылында гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны Сәхипов Гыйндулла Сәхипгәрәй улы бүген үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны туган көне белән котларга Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов килделәр. Гыйндулла Сәхиповка РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты, район хакимиятенең күчтәнәч пакетлары тапшырылды.
-
15 октябрь 2015 - 07:34Машинаңны парковкага куй яки штраф 2000 сумБүген район үзәгенең күпчелек күпфатирлы йортлары ишегалдында парковкалар ясалды. Бу уңайлык, беренчедән, йортларның тирә-юнен тәртипкә китерү, икенчедән, машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән булдырылды.
-
15 октябрь 2015 - 06:55Үзәк хастаханә янында парковка булдырылаБүген район башлыгы Рамил Муллин үзәк хастаханәдәге барган ремонт белән танышты. Хастаханә белән "Пятерочка" кибете арасында булачак парковка урынына бүгенге көндә асфальт җәелә.
-
15 октябрь 2015 - 05:05Мөслимдә премьераКичә район мәдәният йортында Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча төшерелгән "Ак чәчәчкләр" кинофильмның премьерасы булды. Премьераны 15:00 һәм 19:00 сәгатьләрдә күрсәттеләр. Концерт залында бер буш урында юк иде. Кинофильм беткәннән соң халык озак кына таралышмыйча фильмнан алган тәэсирләре, хисләре белән уртаклаштылар.