4 сентябрь 2015 яңалыклары
-
4 сентябрь 2015 - 13:30"Мәгариф" журналы конкурсында бәйгедә безнең укытучылар да катнашаМөслим гимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучысы Маргарита Идиатуллина "Мәгариф" журналы оештырган "Авыл укытучысы" бәйгесенең I, II турында җиңеп, финал турына үтте. Казан шәһәрендә узачак III турда ул мастер-класс күрсәтәчәк.
-
4 сентябрь 2015 - 12:26Парковкага куелмаган машина өчен күпфатирлы йортта яшәүчеләр ашыгыч ярдәмнән колак кагарга мөмкинАгымдагы атнада 123 санлы янгын сүндерү часте полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдка чыкты. Аның барышында автотранспортын машина юлына куйган райондашларыбыз җаваплылыкка тартылды.
-
4 сентябрь 2015 - 11:25Сәнгать мәктәбе дә яңа уку елына старт бирде1 сентябрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә дә яңа уку елы башланды. Сәнгать мәктәбе укучылары көче белән театральләштерелгән бәйрәм тамашасы күрсәтелде.
-
4 сентябрь 2015 - 10:23Гимназия китапханәчесе проекты россиякүләм чыгучы журналда дөнья күрәчәкГимназия китапханәчесе Гөлшат Солтанова "2015 елның иң яхшы китапханә проектлары" конкурсында "Техник чараларны китап уку өчен кызыксындыруда куллану" дигән проект белән катнаша. Проект эше Россиякүләм нәшер ителүче "Мәктәп китапханәчесе" журналында басылып чыга. Җиңүчеләр исә, ноябрь аенда билгеле булачак.
-
4 сентябрь 2015 - 09:53Өлкәннәр өчен компьютер курслары башланаРайон мәшгульлек үзәге өлкән яшьтәге гражданнарга компьютер курсларына язылу башлануын хәбәр итә. Курсларга пенсия яшендәге гражданнар, инвалидлык буенча пенсия алучылар, туйдыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучылар, пенсиягә чыгар яшьләре җиткән гражданнар языла ала.
-
4 сентябрь 2015 - 08:50Парклар һәм скверлар көне республиканың һәр районында узачак5-6 сентябрьдә узачак Парклар һәм скверлар көннәре уңаеннан видеоконференция режимында киңәшмә узды. Бу Парклар һәм скверлар елына багышланган иң зур чара булачак.
-
4 сентябрь 2015 - 07:48Җылылык, беренче чиратта, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына биреләчәкКичә ягулык сезонына әзерлек буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Рамил Муллин алып барды.
-
4 сентябрь 2015 - 06:44Мәгариф учреждениеләре янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирәме?Яңа уку елы алдыннан белем бирү учреждениеләренең әзерлеге тикшерелде. Район Башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, Роспотребнадзор, дәүләт янгын күзәтчелеге вәкилләре составындагы комиссия белем бирү учреждениеләренең янгынга каршы торышына, аерым алганда автомат янгын сигнализациясе булуына һәм аның төзеклегенә, хәбәр итү һәм янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү белән идарә итү системаларына, янгын сүндергечләр булуга,...