29 август 2015 яңалыклары
-
29 август 2015 - 12:23Кичке бәйрәм чаралары 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачакРеспублика көненә һәм Мөслим районының 85 еллык юбилеена багышланган бәйрәм кичке якта да дәвам итәчәк. "Яшьлек" спорткомплексында булачак дип вәгъдә ителгән концерт 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак.
-
29 август 2015 - 12:16Мөслимдә фонтан ачылдыАлдан вәгъдә ителгәнчә, Мөслим районының 85 еллык юбилеена багышлап күптән көтелгән фонтан эшләтеп җибәрелде. Күп кенә мөслимлеләр күреп тә өлгергәндер, фонтан бигрәк тә караңгы вакытта матур төсләр белән уйный.
-
29 август 2015 - 09:08Көн яңгырлы булуга карамастан, ярминкә бик күп райондашларыбызны кабул итте (ВИДЕО)
-
29 август 2015 - 07:36Мөслимлеләр районның 85 еллык юбилеен билгеләп үттеБу көннәрдә татарстанлылар бәйрәм рухы белән яши. ТАССР төзелүгә - 95, республикабызның яңа дәүләтчелегенә нигез салынуга 25 ел тулды. Мөслимлеләр исә әлеге тарихи даталар белән бергә районыбызның 85 еллыгын да бәйрәм итә. Бүген шул уңайдан районыбызда бик зур бәйрәм чарасы оештырылды. Анда ТР Премьер министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры...
-
29 август 2015 - 05:26Район башлыгы Р. Муллин мөслимлеләрне бәйрәмнәр белән котладыСезне муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25, ТАССРга 95, Мөслим районы төзелүгә 85 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.