Мөслим-информ

7 август 2015 яңалыклары

  • 7 август 2015 - 14:19
    "Яшел Россия" акциясенә старт бирелә
    29 август көнне Россиядә "Бөтенроссия экологик өмә - Яшел Россия" дип исемләнгән күләмле акция үтәчәк. Чараның максаты - Россия шәһәрләрендә һәм регионнарында экологик хәлне яхшырту. Узган ел бу акциядә Россия буенча 80 регион катнашкан. Бу чара республикабызда да активлык шартларында уза. Акциядә урта һәм кече эшмәкәрләр, оешма-предприятиеләр катнаша. "Яшел Россия"...
    680
    0
    0
  • 7 август 2015 - 13:54
    Район мәктәпләрендә яңа уку елына ремонт эшләре төгәлләнеп килә.
    Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып килә. Районбыз мәктәпләрендә кызу темплар белән ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Яңа Усы мәктәбедә шундыйлар рәтендә. Бу көннәрдә мәктәп һәм иганәчеләр ярдәме белән Яңа Усы төп белем бирү мәктәбенең капкасы һәм 50 метр урам коймасы ремонтлана.
    690
    0
    0
  • 7 август 2015 - 12:45
    Илфират Зәйниев шоу программада катнашачак.
    "Күңел" радиосына 18 яшь. Шул уңайдан "Күңел радиосы" дусларын җыя. Яр Чаллыда Сабан туе мәйданында үтәчәк очрашуда 20 җырчы, шоу программа көтелә. Концертта безнең танылган җырчыбыз Илфират Зәйниев та катнашачак
    711
    0
    0
  • 7 август 2015 - 12:38
    100 мең сум... Күпме, азмы?
    Россия Дәүләт Думасына 14 яшькә кадәрге баланы машинада караучысыз калдырган ата-анага 100 мең сум штраф салу һәм 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында яңа закон проекты тәкъдим ителде. Закон проектын тәкъдим итүче депутат фикеренчә, Административ хокук бозу турындагы Кодекска 11.143 маддәсен ("Баланы транспорт чарасында калдыру") кертергә кирәк. Канун проектында...
    763
    0
    0
  • 7 август 2015 - 12:33
    Укучылар сәяхәткә чыктылар
    Әмәкәй авылы китапханәчесе клуб белән берлектә балалар өчен табигать кочагында "Без - сәяхәтчеләр!" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Балалар велосипедта йөреп, табигать белән таныштылар. Саф һавада дуслар белән бергәләп көн үткәреп, күңелле һәм файдалы ял иттеләр.
    695
    0
    0
  • 7 август 2015 - 12:16
    "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре очрашты
    Үзәк китапханә бинасында авыл китапханәчеләре белән "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре очрашты. Чарада язучы Фоат Садриев, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов та катнашты. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитет җитәкчесе Сәвия Хәбирова 2015 нче елның 13 сентябрендә узачак Президент сайлауларына әзерлек кысаларында "Бердәм Россия" партиясе...
    670
    0
    0
  • 7 август 2015 - 12:09
    "Агыйдел" 2 нче регионара форумда Мөслим укучыларыда катнашты
    Актаныш районында "Агыйдел" исемендә балалар һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль иҗатының 2 нче регионара Форумы оештырылды. Палаткалы лагерьда үткәрелгән профильле сменага татар теле олимпиадаларында урыннар алган, уку елы дәвамында нәтиҗәләре булган укучылар җыелган. Районнан 9-10 сыйныфларда укучы 5 укучы 3 августтан 9 августка кадәр биредә ял итәләр, белем һәм күнекмәләрен арттыралар.
    651
    0
    0
  • 7 август 2015 - 10:11
    Линияләрдә ремонт эшләре бара
    Район электр элемтәсе узелы узган атнада телефон линияләренә реконструкция ясады. Реконструкция барышында, район үзәгендәге иске телефон баганалары алынып, һава телефон линияләре электр баганаларына күчерелде. Шул рәвешле 100 данәдән артык баган алынды. Һава линияләрен җир асты линияләренә алыштыру буенча да күләмле эш бара. Моннан тыш Мөслимнең Бакча урамына яңа кабель сузыла....
    767
    0
    0
  • 7 август 2015 - 07:43
    "Нептун көне"
    Актив, яңалыкка омтылучы яшьләр үзләренә яңадан яңа ял итү чарасы эзләп таба. "Нептун көне" дип йөртелә торган бәйрәмгә бераз икенчерәк төсмер кертеп аны тагында кызыклырак итеп 1 август көнне "Су көрәше" үткәрдек. Безнең чакыруны кабул итеп, Мөслимнең иң актив, иң кыю егет-кызлары һава торышының бик үк тотырыклы булуына карамастан бергәләп...
    724
    0
    0
  • 7 август 2015 - 07:29
    Хезмәт кенәгәсе – стажны раслаучы төп документ
    Пенсиягә чыкканда иминият стажы иминиятләнгән затның шәхси счетындагы мәгълүматлар һәм (яисә) хезмәт кенәгәсе һәм башка документлар нигезендә исәпләнә. Гражданнар мөрәҗәгать иткәч, Пенсия фонды белгечләре беренче чиратта тапшырылган документларның дөрес тутырылуын тикшерәләр һәм аларга хокукый бәя бирәләр. Стажны раслаучы документлар һәрвакытта да нормаларга туры килми, бу исә гражданнарның пенсиягә хокукларын тулы...
    638
    0
    0
  • 7 август 2015 - 07:16
    ТР Сәламәтлек саклау министры районга эш визиты белән килде
    5 нче август көнне ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсенең директор урынбасары Рафар Шакиров килделәр. Алар район башлыгы Рамил Муллин белән берлектә үзәк хастаханәдә капиталь ремонт барышы карадылар. Министр ремонт барышын югары бәяләде. Адел Юнусович хастаханәдәге ремонттан соң , булачак үзгәрешләр белән кызыксынды
    1323
    0
    0
  • 7 август 2015 - 06:18
    Министр хастаханәдәге ремонт барышы белән танышты
    5 нче август көнне ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсенең директор урынбасары Рафар Шакиров килделәр. Алар район башлыгы Рамил Муллин белән берлектә үзәк хастаханәдә капиталь ремонт барышы карадылар. Министр ремонт барышын югары бәяләде. Адел Юнусович хастаханәдәге ремонттан соң , булачак үзгәрешләр белән кызыксынды
    1301
    0
    0
Реклама
Реклама