Мөслим-информ

29 июль 2015 яңалыклары

  • 29 июль 2015 - 13:47
    Урожайная урамында авария булган
    Ел башыннан районда 147 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Үлем очраклары булмавы сөендерә. Әлеге аварияләрдә бер кеше тән җәрәһәте алды, дип хәбәр итә районның ДАИ хезмәткәрләре.
  • 29 июль 2015 - 12:01
    Мөслимдә 474 машина йөртүченең штрафы түләнмәгән
    Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм суд приставлары бурычлыларның өйләренә рейд белән чыкты. Рейд вакытында штрафларын вакытында түләмәүчеләр, кредит-ссудалар буенча бурычлары булганнарга требованиеләр бирелде.
  • 29 июль 2015 - 11:59
    Бүген "Яшьлек" спорткомплексында дискотека булачак
    Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген 29 июль көнне "Яшьлек" спорткомплексында яшьләр өчен ял итү чарасы оештырылачак. Егет-кызлар өчен ачык һавада дискотека һәм күңелле уеннар узар, дип көтелә.
  • 29 июль 2015 - 10:55
    Йөк машиналарына керүне тыючы 72 юл билгесе куела
    Мөслимнең барлык урамнарнарына да йөк машиналары керүне тыю билгеләре куелып бетеп килә. Барлыгы 72 юл билгесе булачагы мәгълүм.
  • 29 июль 2015 - 09:48
    Машинада баланы калдырган өчен 100 мең сумга кадәр штраф салачаклар
    Россиядә 14 яшькә кадәрге баласын машинада караучысыз калдырган әти-әниләрне 100 мең сумга кадәр штрафка тартмакчы яки 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәкче булалар. Россия Дәүләт Думасының бер депутаты шундый тәкъдим белән чыккан. Аның сүзләренә караганда, Административ хокук бозу кодексына 11.143 маддәсен ("Баланы транспорт чарасында калдыру") кертү кирәк.
  • 29 июль 2015 - 08:44
    2 мең тоннандан артык икмәк эшкәртелгән
    Җаваплылыгы чикләнгән "Органик-групп" Мөслим элеваторы җәмгыятендә кызу эш көннәре. Бирегә "Ык", "Урожай", "Минзәлә -Чулман" агрофирмаларыннан, "Исламов", "Авзалов" крестьян-фермер хуҗалыкларыннан икмәк китерәләр.
  • 29 июль 2015 - 07:41
    Браконьерларны катгый чаралар белән генә җиңеп була
    2015 елның беренче яртыеллыгында ТР хайваннар дөньясы обьектларын саклау һәм файдалану идарәсе тарафыннан күзәтү чаралары вакытында 399 хокук бозу очрагы теркәлде. Хокук бозулар буенча беркетмәләр төзелде, гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарту турында карарлар чыгарылды.
  • 29 июль 2015 - 06:38
    Суга батучыны ничек коткарырга: табиб киңәшләре
    Суда батучыга вакытында һәм дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтелгән очракта, аны коткарырга була. Беренче минутта суга батучыларның - 90 процентын, 6-7 минуттан соң, фәкать 1-3 процентын гына коткарып калырга мөмкин.
  • 29 июль 2015 - 05:36
    Хезмәт килешүләре буенча стаж исәпләү
    Хезмәт кенәгәсе алып барылмаган очракта, хезмәт килешүе буенча эш чорлары язмача хезмәт килешүе белән раслана. Әлеге хезмәт килешүе ул чордагы законнар нигезендә рәсмиләштерелгән булырга тиеш.
  • 29 июль 2015 - 04:10
    “Урак-2015” вахтасы
    Быел район басуларында 47 мең 820 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар үстерелде. Уракка беренчеләрдән булып керешкән "Исламов", "Туган як", "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" һәм "Ык" агрофирмалары, "Әюпов" фермер хуҗалыкларында арыш һәм көзге бодай суктыралар.
Реклама
Реклама