29 июль 2015 яңалыклары
-
29 июль 2015 - 13:47Урожайная урамында авария булганЕл башыннан районда 147 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Үлем очраклары булмавы сөендерә. Әлеге аварияләрдә бер кеше тән җәрәһәте алды, дип хәбәр итә районның ДАИ хезмәткәрләре.
-
29 июль 2015 - 12:01Мөслимдә 474 машина йөртүченең штрафы түләнмәгәнРайон эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм суд приставлары бурычлыларның өйләренә рейд белән чыкты. Рейд вакытында штрафларын вакытында түләмәүчеләр, кредит-ссудалар буенча бурычлары булганнарга требованиеләр бирелде.
-
29 июль 2015 - 11:59Бүген "Яшьлек" спорткомплексында дискотека булачакАлдан хәбәр иткәнебезчә, бүген 29 июль көнне "Яшьлек" спорткомплексында яшьләр өчен ял итү чарасы оештырылачак. Егет-кызлар өчен ачык һавада дискотека һәм күңелле уеннар узар, дип көтелә.
-
29 июль 2015 - 10:55Йөк машиналарына керүне тыючы 72 юл билгесе куелаМөслимнең барлык урамнарнарына да йөк машиналары керүне тыю билгеләре куелып бетеп килә. Барлыгы 72 юл билгесе булачагы мәгълүм.
-
29 июль 2015 - 09:48Машинада баланы калдырган өчен 100 мең сумга кадәр штраф салачакларРоссиядә 14 яшькә кадәрге баласын машинада караучысыз калдырган әти-әниләрне 100 мең сумга кадәр штрафка тартмакчы яки 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәкче булалар. Россия Дәүләт Думасының бер депутаты шундый тәкъдим белән чыккан. Аның сүзләренә караганда, Административ хокук бозу кодексына 11.143 маддәсен ("Баланы транспорт чарасында калдыру") кертү кирәк.
-
29 июль 2015 - 08:442 мең тоннандан артык икмәк эшкәртелгәнҖаваплылыгы чикләнгән "Органик-групп" Мөслим элеваторы җәмгыятендә кызу эш көннәре. Бирегә "Ык", "Урожай", "Минзәлә -Чулман" агрофирмаларыннан, "Исламов", "Авзалов" крестьян-фермер хуҗалыкларыннан икмәк китерәләр.
-
29 июль 2015 - 07:41Браконьерларны катгый чаралар белән генә җиңеп була2015 елның беренче яртыеллыгында ТР хайваннар дөньясы обьектларын саклау һәм файдалану идарәсе тарафыннан күзәтү чаралары вакытында 399 хокук бозу очрагы теркәлде. Хокук бозулар буенча беркетмәләр төзелде, гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарту турында карарлар чыгарылды.
-
29 июль 2015 - 06:38Суга батучыны ничек коткарырга: табиб киңәшләреСуда батучыга вакытында һәм дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтелгән очракта, аны коткарырга була. Беренче минутта суга батучыларның - 90 процентын, 6-7 минуттан соң, фәкать 1-3 процентын гына коткарып калырга мөмкин.
-
29 июль 2015 - 05:36Хезмәт килешүләре буенча стаж исәпләүХезмәт кенәгәсе алып барылмаган очракта, хезмәт килешүе буенча эш чорлары язмача хезмәт килешүе белән раслана. Әлеге хезмәт килешүе ул чордагы законнар нигезендә рәсмиләштерелгән булырга тиеш.
-
29 июль 2015 - 04:10“Урак-2015” вахтасыБыел район басуларында 47 мең 820 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар үстерелде. Уракка беренчеләрдән булып керешкән "Исламов", "Туган як", "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" һәм "Ык" агрофирмалары, "Әюпов" фермер хуҗалыкларында арыш һәм көзге бодай суктыралар.