Мөслим-информ

9 июль 2015 яңалыклары

  • 9 июль 2015 - 14:23
    Мөслимгә чын индеецлар киләчәк?!
    Моңарчы Мөслимдә булмаган вакыйга. 17 июль көнне Көньяк Америкадан чын индеецлар районыбызга кунакка киләчәк.
  • 9 июль 2015 - 12:26
    Поздравления 8.07.2015
  • 9 июль 2015 - 12:22
    Юл проблемасына нокта куела
    Район үзәгендә генә түгел, авылларда да юл проблемасы чишелеп килә. Язын-көзен кайбер авыл урамнарына кермәле түгел иде. Бу көннәрдә районның "Мост" җәмгыяте эшчеләре Яңа Усы, Күбәк, Иске Карамалы, Вәрәшбаш, Бикмәч авылы урамнарында, Мөслимнең аэропорт башында микрорайонда юлларны формалаштырып, гравий җәйделәр.
  • 9 июль 2015 - 10:58
    Билгесез затлар юл ремонты барган җирдән торбалар урлаган
    25 - 26 май көннәрендә төнге вакытта Мари Бүләр авылы янында юл барган участоктан билгесез затлар йөк машинасында кара төстәге 4 полиэтилен торба урлаганнар. 12 метрлы торбалар газүткәргеч салу өчен алып киленгән булган.
  • 9 июль 2015 - 09:54
    Мари халкының Кумалтыш бәйрәме 13 июльгә планлаштырылган
    13 нче июль көнне Усаклык авылының Имәнлек буенда мари халкының изге саналган Кумалтыш бәйрәме була (безнеңчә Корбан бәйрәме). Бәйрәмнең атрибуты булган төп бүләк - тәкәне Мари Бүләр кешесе Олег Мандияров әзерли.
  • 9 июль 2015 - 09:31
    МТВ 8.07.2015
  • 9 июль 2015 - 08:09
    Мари Бүләрдән Тимеркәй Нуриев 79 туганын очраштырган
    Мари Бүләр авылының Каенлык буенда әлеге авыл кешесе - гомере буе терлекче һәм механизатор булып эшләгән Тимеркәй Нуриевның туганнары очрашты.
  • 9 июль 2015 - 07:59
    Өлкәннәр арасында да компьютер белгечләре бар
    Мөслим социаль яклау бүлеге "Рәхмәт интернетка - 2015" дип аталган, пенсионерлар арасында компьютерга өйрәнү буенча Россия күләм конкурсы хакында игълан итә.
  • 9 июль 2015 - 07:56
    Бәхетле булу кыенмы?
    Һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Ә иң ышанычлы сыеныр урын - ул гаилә. Көнозын хезмәттә булган адәм баласы гаилә ышыгында, аз гына булса да, ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Чөнки анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.
  • 9 июль 2015 - 06:54
    Бланкларга заказлар кабул итәбез
    Күп төрле документ бланкларын очсыз бәягә принтерда ясап бирүчеләргә кызыкмагыз! Вакыт үтү белән аларның сыйфаты гына югалып калмыйча, язулары да юкка чыга. Уйлагыз! Акчагызны җилгә очырмагыз!
  • 9 июль 2015 - 05:01
    Су урлашучыларга норматив буенча 6 айлык түләү өр-яңадан билгеләнәчәк
    Мөслим инженерлык челтәрләре контролерлары шәхси йортлардагы су системасының дөреслеген инде бер тикшергән иде. Агымдагы атнада оештырылган рейд барышында белгечләр булган җитешсезлекләрне төзәтү һәм кисәтү өстендә эшләде. Контролерлар әйтүенчә, су урлашучылар яңа микрорайонда яшәүчеләр арасында күп. Шуңа күрә тикшерү дә нәкъ менә шушы тирә урамнардан башланды.
Реклама
Реклама