30 июнь 2015 яңалыклары
-
30 июнь 2015 - 14:22Яңгыр өчен шуганкалыларга рәхмәт әйтәсе!Эссе, кояшлы көнне җәйне һәркем яратса да, яңгыры да кирәк. Басу-кырларда үсеп утырган игеннәр аеруча да суга сусады. Әйтү генә җиңел, җирлегебездә 3 июньнән алып ныклы яңгыр булмаган.
-
30 июнь 2015 - 13:40Район үзәгендә ике сквер ясалачак2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Җирлегебездә бу мәсьәләдә соңгы ай эчендә бик күп эшләр эшләнде. Инде күпләр игътибар иткәндер, сәнгать мәктәбе янында урнашкан яланчыкта бүгенге көндә парк үсеп килә, Пушкин урамының "Карлыгач" балалар бакчасы белән күпкатлы йорт арасында булган ташландык җирдә дә кызу темп белән...
-
30 июнь 2015 - 12:28“Бердәм Россия” партиясе Мөслим бүлекчәсенең конференциясе үтте29 июнь көнне район хакимияте бинасында "Бердәм Россия" партиясе Мөслим бүлекчәсенең конференциясе үтте. Көн тәртибенә "Бердәм Россия" партиясенең эшчәнлеге, депутатлыкка кандидатлар сайлау, сайлау алды программасын билгеләү, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан регионара бүлекчәсенең 23 нче конференциясендә катнашу өчен делегатлар билгеләү кебек мәсьәләләр кертелгән иде.
-
30 июнь 2015 - 11:53"Без мөслимлеләр!" төркемендә иң матур бакчаны билгелибез!Мөслим матбугат үзәге һәрелдагыча быел да иң матур итеп бизәлгән бакча, ишегалдына конкурс игълан итә. Гөл-чәчәккә күмелгән ихатагыз фотоларын "Без мөслимлеләр!" төркемендә (https://vk.com/club78072920)ясалган "Яшел Мөлим. Җәйге Мөслим" альбомына җибәрегез.
-
30 июнь 2015 - 10:05Чүпне махсус машинага чыгарудан баш тартып булмаячак!Район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе узган елның 1 апреленнән алып шәхси хуҗалыклардан каты көнкүреш калдыкларын җыя. Бу төр хезмәт өчен кеше башына билгеле суммада түләү билгеләнгән.
-
30 июнь 2015 - 09:00Бәйсез этләргә карата Мөслимдә дә чаралар күрелә башлаячак2012 елның 13 гыйнварында кабул ителгән 9нчы санлы ТР законы нигезендә авыл җирле үзидарәләренә, шәһәр округларына чирле хайваннарны ликвидацияләү һәм кисәтү, аларны дәвалау, халыкны чирләрдән саклау буенча чаралар оештыру өчен дәүләт вәкаләтләре бирелде.
-
30 июнь 2015 - 08:52Яңа уку елына яңарып2012 елда старт алган Республика программасы кысаларында авыл мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә Әмәкәй, Үрәзмәт, Тат. Бүләр мәктәпләрендә "Шах" җәмгыяте эшчеләре хезмәт куя.
-
30 июнь 2015 - 07:21Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре балалар өчен сабантуй оештырдыУзган атнада "Органик-групп" оешмасы Минзәлә интернат мәктәбендә тәрбияләнүче балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырды. Балаларның күңелен күтәрү һәм аларга материаль ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган әлеге хәйрия бәйрәменә һәр кунак 50шәр мең сумлык сертификат белән килгән иде.
-
30 июнь 2015 - 06:17Әмәкәйдә 1960 елгы ир-атны башына сугып үтергәннәр29 нчы июнь көнне, ягъни кичә Әмәкәй авылында коточкыч җинаять кылынган. Бергә утырып ял иткәннән соң Р.А. авылдашының башына кадак суыргыч белән китереп суга.
-
30 июнь 2015 - 05:53Чиләбе сабантуенда мөслимлеләр якты эз калдырдыМөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзович Муллин җитәкчелегендә райондашларыбыз Чиләбе өлкә Сабантуенда булып кайттылар. Чиләбе якларына өченче ел дәвам иткән сәяхәт быел да бик уңышлы булды.
-
30 июнь 2015 - 05:163 июль көнне район Советының XXXVII сессиясе булачак2015 нче елның 3 июлендә район Советының утырышлар залында икенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXXVII сессиясе була. Башлана 10.00 сәгатьтә.