Баек авылында данлыклы сугышчы, I, II, III дәрәҗә Дан Ордены кавалеры, якташыбыз Сәлихов Бәдыйк истәлегенә мемориаль такта ачылды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Галимов Фиргать Әскать улы, Баек җирле үзидарә башлыгы Шәйхәйдәрова Нурсинә Әнвәр кызы, Бәдыйк абыйның улы- килене, оныгы, оныкчыклары катнаштылар.