9 май 2015 яңалыклары
-
9 май 2015 - 13:4670төп агач - еллар истәлегеКөннең икенче яртысында бәйрәм тантанасы Бакча урамында дәвам итте .Район җитәкчелеге ветераннар белән берлектә урамда 70 төп алма агачы утыртты.Тулырак бу хакта алдагы материалларда күрерсез.
-
9 май 2015 - 12:09Демонстрация - бәйрәм күрке9 май бәйрәме һәр баланың күңелендә демонстрация-парадлар белән истә каладыр, мөгаен. Соңгы берничә елда Мөслимдә демонстрация оештырылмаган иде. Быел традицияләр янәдән әйләнеп кайтты. Мөслимлеләр бердәм булып район үзәге урамнарыннан атлады.
-
9 май 2015 - 10:37Бөек Җиңүнең 70 еллыгын Мөслим зурлап билгеләп үттеБәйрәм яшь армиячеләр парады, оешма-предприятие коллективлары демонстрациясе белән башланды. Алар, Тукай, Пушкин урамнары аша үтеп, "Яшьлек" спорт комплексына килде.
-
9 май 2015 - 08:02Мөслимебездә узучы Бөек Җиңү көне күңелле мизгелләргә байАлдан хәбәр ителгәнчә, район үзәгенең Яшьләр урамында "Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарына фатир бирү" дәүләт программасы кысаларында күпфатирлы йорт салынды. 9 май көнне әлеге фатир ачкычлары тантаналы төстә хуҗаларына тапшырылачак.
-
9 май 2015 - 06:529 май алдыннан мөслимебез күзгә күренеп матурландыБөек Җиңүнең 70-еллыгын илебез зур әзерлек белән каршы ала. Мөслимебездә дә бу бөек дата уңаеннан күләмле генә эшләр башкарылды. Бар эш ветераннарыбызны хөрмәтләү максаты белән планлаштырылган иде.
-
9 май 2015 - 03:42Мөслим муниципаль район башлыгының бәйрәм тәбрикләвеХөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары! Хөрмәтле мөслимлеләр! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм.