8 май 2015 яңалыклары
-
8 май 2015 - 15:219 майдагы бәйрәм чаралары9 май көнне илебезнең һәр төбәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм парадлары узачак. Төп чара, әлбәттә, - Мәскәүнең Кызыл мәйданында.
-
8 май 2015 - 13:07ЖКХ тармагы проблемаларын халык советы тикшерәчәкХәзерге вакытта "Региональный центр общественного контроля в сфере ЖКХ в Республике Татарстан" коммерцияле булмаган партнерлык тарафыннан торак-коммуналь проблемаларны хәл итүдә гражданнарга булышлык мәсьәләсе буенча масштаблы эш алып барыла. Кайнар линия, гомуми мәсьәләләр, шулай ук юридик темалар буенча консультация хезмәте күрсәтү әлеге эштә төп юнәлешләр булып тора.
-
8 май 2015 - 11:05Бүген механизатор я шофер һөнәрен үзләштерү отышлыМай-июнь айлары - чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор. Бердәм дәүләт имтиханнары нинди нәтиҗә күрсәтер? Теләгән уку йортына кереп булырмы? Сайлаган һөнәр буенча эш урыны табылырмы? Күп кенә укучыларны һәм әти-әниләрне шушы сораулар борчый.
-
8 май 2015 - 09:56Әбүнәчеләребез игътибарына!"Россия почтасы" барлык газета-журналларга, шул исәптән "Авыл утлары" һәм "Сельские огни" газеталарына түбән бәяләргә язылу буенча акция игълан итә. Акция 14 майдан 23 майга кадәр дәвам итәчәк. Әлеге ункөнлектә район матбугатына түбән хакка язылып калу өчен почта бүлекчәләренә һәм хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез.
-
8 май 2015 - 07:32Тойгелде коррекция мәктәбе укучылары яу кырында ятып калганнарны искә алдыМөслимнен Тойгельде коррекция - интернат мәктәбендә җиңү бәйрәме зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәм чарасында Ташлыяр авыл жирлеге башлыгы Дамир Минхажев, районнын имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов, РТ хатын кызларның иҗтимагый оешмасы "Ихлас" җитәкчесе Ханнанова Рәйхана, сугыш һәм хезмәт ветераны Мансур Зиннуров, Россиянең атказанган очучысы Рәшит Шәфыйков, жирлектә гомер итүче өлкәннәр, тыл ветераннары,мәктәп...
-
8 май 2015 - 07:20Күбәк урта мәктәбе герой укучыларын мәңгеләштерде7 май көнне Күбәк урта мәктәбендә чираттагы элмә такта ачу тантанасы узды. Китапханәче Гөлназ Шәмси тырышлыгы белән булдырылган әлеге такталар әкиятче, өч сугышта катнашкан герой Зариф Мөэминов һәм Советлар Союзы Герое Бадыйк Салихов истәлегенә элендә.
-
8 май 2015 - 05:37Юллар тигезләнә"Татавтодор" җәмгыятенең Мөслим бүлекчәсе егетләре Мөслим-Краснояр юлында чокыр ремонты башкардылар. Тагын бер бригада Иске Сәет авылы эчендәге юлларны грейдер белән тигезләде.