Чисталык икеайлыгы кысаларында оештырылучы өмәләр 9 Май бәйрәменә әзерлек максаты белән узды. Бүген һәр оешма-предприятие тирәсендә кызу темп белән эш кайнады. Берәүләр үз территориясен чүп-чар, корыган үләннән арындырды, икенчеләр Агач утырту акциясенә кушылып, районыбыз урамнарын яшь агач үсентеләр белән баетты.