1 апрельдән республикада социаль пенсияләр 10,3 процентка артты. Федераль ташламаларга ия булучыларга айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) 5,5 процентка индексацияләнде. Апрель аенда дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсияләр, өстәмә айлык матди тәэмин итүнең күләмнәре һәм суммалары социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнүче башка социаль түләүләр арта.