10 февраль 2015 яңалыклары
-
10 февраль 2015 - 13:11Шоферлар өчен яңа закон гамәлгә кердеЮХИДИның район бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, шоферлар өчен яңа закон гамәлгә керде.1 февральдән машиналарда алгы ярымсферага (передняя полусфера) - шофер һәм аның янәшәсендәге тәрәзәләргә караңгы пыяла кую яисә каралтылган пленка (тонировка) куйган очракта, руль артындагыларга административ беркетмә төзелеп, 500 сум штраф салына.
-
10 февраль 2015 - 07:56Ничек яшисең, авыл?9 февраль көнне Баланлы авыл җирлегендә отчет сессиясе узды. Сессия эшендә район башлыгы Рамил Муллин, тармак җитәкчеләре һәм авыл халкы катнашты. Баланлы авыл җирлеге башлыгы Фатыйх Сафин, иң элек, җирлектә башкарылган эшләр турында бәян итте.
-
10 февраль 2015 - 07:30Пенсия түләүләре. Кайсын сайлыйсыз?Быел 1967 елда туган һәм яшьрәк гражданнар пенсия хокукларын формалаштыру вариантын сайлый ала: иминият һәм тупланма пенсияләрне формалаштырыргамы яисә иминият пенсиясен генә формалаштырыргамы?
-
10 февраль 2015 - 05:26Мөслим лицеенда геройлар истәлегенә ярышлар уздыБөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, лицей базасында мәктәп укучылары арасында пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары да чакырылган иде.
-
10 февраль 2015 - 05:24Мөслим авыл җирлегенең отчет сессиясе булачак13 февраль көнне район мәдәният йортында Мөслим авыл җирлегенең отчет җыелышы була. Башлана 18.00 сәгатьтә. Мөслимлеләрне район мәдәният йортында көтеп калабыз.