23 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
"Сандугач сайрар илем" фестивалендә янәдән Мөслим укучылары җиңү яулады
20-21 гыйнвар көннәрендә "Азнакай" нефть-газ идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү лагеренда "Рухият" фонды оештырган "Сандугач сайрар илем" исемле XVIII регионара балалар фестиваленең вокал номинациясе буенча чираттагы туры үтте.
-
Мәлләтамак авыл җирлегендә демографик хәл яхшыруга таба
2013 елда биредә 4 пар гаилә корган булса, узган ел бу сан 6 га җитте. Туучылар саны да алдагы ел белән чагыштырганда 4 кә артты.
-
23 гыйнвар "Нептун" бассейнында ГТО тапшыру көне буларак игълан ителде
2017 елдан мәктәп укучылары гына түгел, хезмәткә яраклы барлык гражданнар ГТО нормативлары тапшыра башлаячак. Шуны истә тотып, 23 гыйнвар "Нептун" йөзү бассейнында ирекле башлангычта йөзү буенча ГТО нормативлары тапшыру көне дип билгеләнде.
-
Мөслим кызы Альбина Шәрифуллина 15 мең сумлык бүләккә ия булды
Лицей укучысы Альбина Шәрифуллина балалар хокукларын яклау хәрәкәтендә актив катнашканы өчен Артем Әйдинов премиясенә лаек булган иде.
-
Узган елны районда 23 янгын чыккан
Янгыннарга каршы профилактик чаралар үткәрү максатыннан узган ел дәвамында "Торак-2014" операциясе барды. Аның кысаларында 5470 ихатада булдык, 10778 инструктаж үткәрдек. Гражданнар белән 55 очрашу һәм җыен үткәрелеп, аларда 2804 кеше катнашты.