19 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Изге бәйрәм
19 гыйнвар көнне барлык православие дине тотучыларның иң изге, иң зур бәйрәмнәре - качману бәйрәме. Рус.Шуган авылында узган бу бәйрәмдә барча авыл халкы, шулай ук якын-тирә авыллардан кунаклар да килгән иде. Никита атакай дога укыганнан соң, яшьләр дә, өлкән яшьтәгеләрдә суда коенып чыктылар.
-
Мөгаллимнәребез
Районыбыз мөгаллимнәре республика, Россия күләмендәге бәйгеләрдә актив катнаша һәм җиңүләр яулый. Мөслим лицее директоры урынбасары Лилия Шәймәрданова Ушинский исемендәге "Яңа белем бирү" педагогик инновацияләр үзәге үткәргән "Иң яхшы директор урынбасары - 2014" Халыкара катнашулы Бөтенроссия ачык конкурсының дипломы белән бүләкләнде.
-
Бүләкләр
Озак еллар куйган намуслы хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан "Татмедиа" ААҖ "Мөслим информация-редакция үзәге"нең бүлек мөхәррире Ногманова Әлфинур Фоат кызы Мөслим муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.