31 декабрь 2014 яңалыклары
-
Мөслим табиблары бүләкләнде
Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт куйганнары өчен район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы Шакирова Илгизә Өлфәт кызы, табиб стоматолог Фатыйхова Клара Ризатдин кызы, кадрлар бүлеге мөдире Гарипова Рафия Равил кызы Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Районда җинаятьләр саны 15%ка кимегән
Район прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2014 елның 11 ае дәвамында районда 99 җинаять эше теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 15%ка кимерәк.
-
Шулай бәйрәм итәбез (Яңа ел программасы)
Яңа ел - һәркемнең иң яраткан бәйрәмедер, мөгаен. Серле, могҗизалы Яңа ел төне һәммәбездә зур өметләр, иксез-чиксез хыяллар белән каршы алабыз. Мөслимдә Яңа ел бәйрәме нинди тәртиптә узачак икән соң?
-
Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне Яңа ел белән тәбрикли
Хөрмәтле мөслимлеләр, районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән котлыйм.