20 август 2019 яңалыклары
-
WorldSkills көннәрендә "Казан Арена" янында машиналарны калдыру тыела
Шәхси автомобильләрне якын-тирәдәге Чистай, Нигъмәтуллин һәм Адоратский урамнарында да парковкага куеп булмаячак.
-
Август аенда Татарстанда 4 мең чамасы кеше үзмәшгуль булып теркәлгән
Үзмәшгуль кешеләрнең күбесе Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада яши.
-
Җитештерүчедән алып сатып алучыга кадәр – халыкны Татарстан фермерлары продукциясе белән ничек тәэмин итәргә
Тукай районында авыл халкының эш активлыгын күтәрү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда республиканың 14 районыннан район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашты.
-
Шәһәр халкының 70 проценты һава торышы үзгәрүне авыр кичерә
Бу бигрәк тә йөрәк авырту, тын кысылу, баш әйләнү, колак шаулау, йокымсырау, укшу, нервлар тынычсызлануында чагыла.
-
Дөгедә куркыныч бөҗәкләр тапканнар
Вьетнамнан кертелгән ике зур партиядә куркыныч бөҗәк — чебен-горбатка табылган.