19 апрель 2018 яңалыклары
-
МТВ 18.04.2018
-
Алкоголь инспекциясе белгечләре халыкка кулланучылар хокуклары турында сөйләде
Республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Алар "Кулланучылар хокуклары" темасына әңгәмә үткәрде. Белгечләргә сораулар бик күп булмаса да, өлкәннәр чарадан канәгать калды, чөнки алар аралашу, яңа кешеләр белән танышу мөмкинлеге алды.
-
Район иҗтимагый советы мөслимлеләр дару үләннәрен җыярга өйрәтте
Район үзәк китапханәсендә үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм районның иҗтимагый советы белән берлектә "буыннар берлеге" проекты кысаларында "Табигать шифасы" дип исемләнгән очрашу узды. Әлеге чара чисталык икеайлыгы уңаеннан һәм туган як табигате белән якыннан танышу максатыннан оештырылды.
-
Мөслимлеләрне чисталык икеайлыгына кушылырга чакырабыз
Ел саен республикабызда язгы чорда чисталык икеайлыгы уза. Мөслим җирлегендә яшәүчеләр әлеге акциягә җаваплылык тоеп карыйлар, бигрәк тә оешма-предприятиеләр. Туган як музее, район үзәк китапханәсе чисталык сагында торучы үрнәк учреждениеләр рәтендә. Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы атна башыннан һәр көн өмәгә чыга.