18 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Укучылар Ык буен чистарттылар
17 сентябрь көнне лицей һәм мөслим урта мәктәбе укучылары район мәхтәсибәте белән берлектә Ык буена өмәгә чыктылар. укучылар ярдәме белән су буйлары чүптән арындырылды. Соңыннан районның икмәк кабул итү һәм эшкәртү преприятиясе балаларны тәм-томнар һәм плау белән сыйлады.
-
Безнең яшь армиячеләр җиңүгә иреште
Алдан хәбәр иткәнебезчә, 15 сентябрь көнне Казан шәһәрендә "Патриот" дип аталган призывка кадәр әзерлек республика үзәгендә "Алга, яшь армиячеләр" дигән исем астында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча ярышлар узды.
-
Көн дә кичен Мөслим урамнарын төтен чорнап ала
Мөслимлеләр көз җитү белән янәдән чүп яндыру проблемасы белән очрашты. Көн дә кичен райондашларыбыз ярыша-ярыша бакча чүпләрен, корыган-яфрак үләннәрне ихатасында яндыра. Билгеле, биологик көнкүреш калдыкларының барсын да чүп машинасына чыгарып булмый.
-
Прокуратура 59 яшьлек Әбүгали Хөснимәрдановка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады
Ул җинаять эшләүдә РФ ҖКның 105 маддәсе 1 бүлегенә (үтерү, ягъни икенче кешегә алдан уйлап үлем китерү) нигезләнеп гаепләнә.
-
21-25 сентябрь көннәрендә кайбер авылларда ут бетеп торачак
21 сентябрь көнне Мәллә Тамак авылының Нарат Асты авылы башында 10-16 сәгатькә кадәр, Әлмәт авылында 11-15 сәгатькә кадәр, 21-25 сентябрь көннәрендә Үрәзмәт авылының Колхоз, Яңа Сәет авылының Мирный урамнарында, Кырынтау, Исәнсеф-Чишмә, Усаклык, Мари Бүләр авылларында тулысынча 9-16 сәгатьләргә кадәр линияләрдә ремонт эшләре булу сәбәпле электр бирү туктатылып торачак, дип хәбәр...
-
"Сабырлык - бәхетнең нигезе"
-
Игелекле Исламовлар гаиләсе
"Агромастер" җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов хәйрияче буларак райондашларыбызга яхшы таныш. Шушы көннәрдә алар тормыш иптәше Кадрия Ягъфәр кызы белән картлар йортына 50 мең сум күләмендә - төзү материаллары һәм сантехника җиһазлары алуда ярдәм күрсәттеләр.