18 февраль 2016 яңалыклары
-
Җирлегебездә, үз эшләрен башлап, авыл яшьләренә үрнәк күрсәтүче фермерлар арта бара
Кошчы-фермер Илназ Бәширов - шундыйларның берсе. Ул үз эшчәнлеген шәхси хуҗалыгында казлар үстерү белән башлап җибәрде. Аннары, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, 2015 елда "Эш башлаучы фермер" дәүләт программасы буенча 1 млн сумлык гарнт отты. Узган сезонда Илназ Бәширов 12 тонна каз ите җитештереп сатты. Ул реализациядән кергән акчасын фермер хуҗалыгын киңәйтүгә...
-
Мөдәмил Әхмәтовның "Кайту" исемле китабына тәкъдир кичәсе булды
Озак еллар Мөслим матбугат үзәген җитәкләгән журналист, шагыйрь Мөдәмил Әхмәтовның "Кайту" исемле китабы тәкъдир ителде. Район үзәк китапханәсендә узган тәкъдир итү кичәсендә шагыйрьнең дуслары, туганнары, хезмәттәшләре катнашты. Алар М.Әхмәтов турында истәлекләрен яңарттылар, хатирәләрен бүлештеләр, шигырьләрен укыдылар.
-
Вәрәшбашлылар сәхнә тотты
17 февраль көнне район мәдәният йортында Вәрәшбаш авыл җирлегенең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Җырларымда сине данлыйм, туган җирем Мөслимем!» концерты узды.
-
Комиссия утырышы узды
Район Башкарма комитеты каршындагы торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә контроль һәм координацияләү эш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия бурычлылар исемлеген, аларга һәм эш бирүчеләргә түләү һәм судка дәгъва бирүне анализлады.
-
Әмәкәй мәктәбе укучылары беренче
Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча районда беренчелекне бирми, республика олимпиадаларында да катнашып, яхшы нәтиҗәләр белән сөендерә. 10 сыйныф укучысы Алсу Җәлилова тормыш иминлеге нигезләре фәненнән призер булды. Укытучысы Рамил Әхмәтов. Татар әдәбиятыннан да Алсу Җәлилова һәм 11 сыйныф укучысы Азилә Насретдинова призлы урын яуладылар....
-
2015 елда суд приставлары башкаруында 1 200 мең сумга 123 производство булды
Район Башкарма комитеты каршындагы торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә контроль һәм координацияләү эш комиссиясе көн саен бурычлылар исемлеген, аларга һәм эш бирүчеләргә тәләү һәм судка дәгъва бирү турында белдерү хатлары җибәрүне анализлый. Комиссия эшли башлаган вакыттан алып, 176 гражданга дәгъва белдерелде. 2015 елда суд приставлары башкаруында 1 200 мең сумга 123 производство...
-
Шагыйрь, журналист Мөдәмил Әхмәтов истәлегенә багышлана
-
Республика укытучылары очрашты
16 февраль көнне Мөслим гимназиясе базасында география укытучыларының "Фәнни-табигый үзгәртеп кору өлкәсендә инновацион технологияләрне куллану тәҗрибәсе" темасы астында регионара семинары узды. Бу чарада ТР Актаныш районы һәм Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы укытучылары да катнашты.
-
МТВ 17.02.2016
-
Игорь Бубеков - җирлек өчен яши ул
Бу көннәрдә Гимназия һәм лицейга яңа парталар һәм урындыклар кайта башлады.Алар әллә кайда түгел, үзебезнең Мөслимдә җитештерелүе белән үзенчәлекле. Җаваплылыгы чикләнгән "Тимерче" җәмгыяте бүгенге көндә 437 парта 874 урындыкка заказ кабул итеп алган. Игорь Бубеков җитәкләгән җәмгыять күптәннән эшли . 2015 елда төзелеп беткән "Пушкин" скверындагы ут баганалары, тимердән эшләнгән...
-
Габдулла Тукайга багышланган музыкаль-әдәби кичә үтте
Үзәкләштереләгән китапханә хезмәткәрләре ачык акционерлык җәмгыяте "Таттелеком" белән берлектә Габдулла Тукай туу көненә багышланган музыкаль-әдәби чара үткәрделәр. Чарада мәктәп укучылары Г.Тукайның шигырьләрен, җырларын тәкъдим иттеләр. Китапханә эшчеләре Г.Тукайның "Су анасы" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
«Студент отрядларын гениаль кешеләр уйлап тапкан»
"Сүз белән түгел, эш белән!" - бу сүзләр студентлар хезмәт отрядларының төп девизы булып тора. Чыннан да, әлеге отрядлар күп эш башкара. Аларның эшчәнлек дәрәҗәсен Татарстаннан читтә дә күрәләр. Ә бүген Татарстанның студотрядлары өчен искәрмә булды: алар эшләмәде, ә бәйрәм итте. Россиянең беренче студент отрядлары барлыкка килүенә - 57 ел....