16 апрель 2018 яңалыклары
-
"Исламов" фермер хуҗалыгы язгы чәчү чорында озынайтылган сменада эшләячәк
"Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгында быел 6600 гектар мәйданда сабан культуралары чәчәргә планлаштыралар. Кырларга барлыгы 7 чәчү агрегаты чыгачак. Дым каплауда - "Нью Холланд" һәм ике "Т-360" агрегаты, катоклауда "МТЗ-1221" тракторлары эшләячәк. Техник ярдәм күрсәтү звеносы да басуга чыгарга әзер. Исламовлылар, кыр эшләре вакытында озынайтылган сменада эшләп, чәчүне технологик срокта төгәлләүне максат...
-
“Намус” агрофирмасы 2 мең 500 гектарда көзге культуралар ашларга өлгерде
Районыбыз игенчеләре, ел уңышын кайгыртып, уҗым һәм күпьеллык үлән культураларын тукландыра. Бүгенге көндә 3 мең гектарда көзге бодай басуларына аммиак селитрасы кертелде. Әлеге агрочараны төнге салкыннарда башлап җибәргән "Намус" агрофирмасы 2 мең 500 гектарда көзге культуралар ашларга өлгерде. "Туган як" агрофирмасында 500 гектарда - уҗым, 200 гектарда күпьеллык үлән тукландырылды....
-
Мөслимдә "Яшь бөреләр - 2018" фестивале төгәлләнде
13 апрель көнне район мәдәният йортында "Яшь бөреләр" конкурс-фестиваленең гала-концерты узды. 30 елга якын тарихы булган әлеге конкурсның бу елгы сезонында, 5 зона сайлап алу турында, 860 бала катнашты. Зона турында җиңү яулаган, иң-иңнәр - ә бу 95 номинант: 450 гә якын бала Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында, гала-концертта катнашырга...
-
16-17 апрель көннәрендә Мөслимдә ут бетеп торачакpix
Линияләрдә агымдагы эшләр бару сәбәпле, 16нчы апрельдә 12 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр район үзәгенең Колхозная урамындагы 20-66 йортларында, Тукай урамындагы 38-54 йортларында; 17 нче апрельдә 12 сәгатьтә 15 сәгатькә кадәр район үзәгенең Октябрьская урамындагы 1-30 йортларында, Набережная урамында тулысынча ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.