16 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Эшләргә йомгак
16 нчы гыйнвар көнне район эчке эшләр бүлегендә 2014 нче ел эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә үтте. Аның эшендә район башлыгы Рамил Муллин, район прокуроры Фәнис Сәлимов, район судьясы Эрдюль Билалов та катнашты. Җаваплы служба җитәкчеләре ел дәвамында башкарылган эшләр, ачылган җинаятьләр буенча отчет тотты, агымдагы чорга бурычлар, эш планы...
-
Яшь җиңүчеләр
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 20 ел тулу уңаеннан Парламент дәресе - 2014 кысаларында үткәрелгән "Законнар монда туа" республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Балалар рәсемнәренә конкурс нәтиҗәләре буенча 1-4 класс укучылары арасында "Минем йортым - минем республикам" номинациясендә Мөслим муниципаль районы Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Давид Игошев...
-
Тормыш дәресләре
Лицейның 9-11 сыйныф укучылары "Тормыш дәресләре" кысаларында мәчеттә дин дәресе тыңладылар. Дәресне Фазыл хәзрәт Сәдриев алып барды. Укучылар дәрес вакытында үзләренең борчыган сорауларын хәзрәткә юлладылар. Соңыннан укучыларга мәчет буенча экскурсия үткәрделәр, шулай ук дин китаплары белән дә таныштылар.