Реклама
13 февраль 2015 яңалыклары
-
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына - 26 ел
Бүген Мөслим районының сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында митинг узды. Ул 15 февраль көнне билгеләп үтелүче Әфганчылар көне истәлегенә уздырылды. Быел Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 26 ел тулды.
-
Районда котыру авыруын таратучы төлкеләр белән көрәш алып барыла
Төлкеләр - котыру авыруын таратучылар. Районда аларның санын көйләү буенча профилактик эш бара. Халыкның сәламәтлеген, мал-туарның иминлеген кайгыртып, җирлектәге аучылар белән берлектә төлкеләрне ату үткәрелде.
-
Рухи кыйммәтләргә йөз белән
Иске Вәрәш башлангыч мәктәбе укучыларының мәдәни көндәлекләре тулылана бара - күптән түгел алар җитәкчеләре Инзилә Шәйгәрданова белән районның туган якны өйрәнү музеена сәяхәт иттеләр һәм үзәк китапханә белән таныштылар. Бу хакта ата-аналар хәбәр итте.