10 ноябрь 2019 яңалыклары
-
ХУҖАБИКӘ ХӘЙЛӘСЕ
Тәрәзә юганда, сызыклар калмасын өчен, пыяланың тышкы ягын горизонталь, ә эчке ягын вертикаль юнәлештә юарга кирәк. Болай эшләгәндә, сызыкларны күрү җиңеләя.
-
Үзәк китапханәдә уеннар оештырылды
Балалар өчен татлы күчтәнәчләр, баллы лимонад әзерләнгән иде.
-
“Зур этнографик диктант” агарту акциясе үтте. Видеорепортаж
Акциягә Россия субъектларында яшәүчеләр генә түгел, чит илдә гомер итүчеләр дә кушылды. Акция Халыклар бердәмлеге көненә багышлап оештырылды.
-
11 ноябрь көненә һава торышы
Урыны белән кар көтелә.
-
Укучыларыбыз яза. Мин дә ашадым кәлҗәмә...
Сугыш чоры балаларының ничек итеп кәлҗәмә ашап исән калганнары турында укыйм да, мәрхүмә әбекәйне тагын бер кат рәхмәт белән искә алам. Кәлҗәмәнең тәмен татытты ул безгә.
-
Күршелек
Кешелек дөньясында гаилә мөнәсәбәтләре иң алда торса, кардәш-туганнардан соң бер-берсенә иң якын булучылар ул – күршеләрдер. Динебез дә күршеләргә җаннарын, малларын, намус һәм даннарын үзара саклауны бер вазыйфа итеп йөкләгән. Күршеләргә ярдәм итү, күңелләрен күрү, кайгыртучанлык, кайгы һәм шатлыкларын уртаклашу, юк-бар нәрсәләр белән бер-берсен борчымаска тырышу – ата-бабаларыбыздан калган.
-
ҺӨНӘРЛЕ БУЛУ –ОЛЫ БӘХЕТ
Мәктәпне тәмамлаган Краснояр кызы Фәния туп-туры Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасына килә һәм тәрбияче булып эшкә урнаша. Ул елларда шулай иде: махсус яки югары белемең булу-булмауга карап тормадылар. Кулыңда өлгергәнлек аттестатың бар икән, мәктәптә мөгаллимлек итәргә дә була иде. Менә шулай Фәния дә “җылы” урынга килеп урнаша. Бер караганда рәхәтләнеп эшлисе дә эшлисе дә бит. Юк, кызның күңеле башкада була. Әллә нигә төзелешкә тартыла ул.
-
Хисләреңне йөгәнли бел
Кешенең бөтен тормышы хәзер уч төбендәге кебек. Интернет челтәре кешелек дөньясының аңын һәм бар булмышын яулап алды дисәк тә, ялган булмас. Бигрәк тә яшьләр бөтендөнья пәрәвез челтәре корбанына әйләнде. Һәр адымнарын фотога төшереп, шулардан альбомнар ясап, “В контакте”, “Инстаграм”, “Фейсбук” кебек социаль челтәрләргә куялар.