10 март 2017 яңалыклары
-
Мөслимдә игелекле йөрәкле кешеләрне бүләкләделәр
"Мизгел" яшьләр үзәгендә районда волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә район башлыгы киңәшчесе Рафаэль Шәрифуллин, Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов, волонтерлар катнашты. Чара кысаларында "Мизгел" яшьләр үзәге тарафыннан игълан ителгән "Игелекле йөрәк" муниципаль конкурс җиңүчеләре бүләкләнде. Бәйге кысаларында 91 акциясе үткәрелеп, аларда 1400 дән артык кеше...
-
Нәниләр юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә
"Күбәләк" балалар бакчасының икенчеләр төркемендә тәрбияче Алисә Мәрданова сабыйларны әледән-әле яңа кагыйдәләр, яңалыклар белән таныштыра. Чираттагы "Юл кагыйдәләрен төгәл бел" проекты да балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү максатыннан әзерләнә. Әти-әниләр дә читтә калмыйча,үз куллары белән агач эшләнмәләре ясап алып килгән.
-
Мөслимгә Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов килде
Әссәләмугалейкум кардәшләр! Бүген җомга намазын Яңа мәчеттә, Шамил мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов алып барачак. Рәхим итегез! Мөслим мөхтәсибәте. Мөслим радиосының кичке чыгарылышында Мәхмүт хәзрәт белән әңгәмә дә тыңлый аласыз.