8 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Мәркәзебез, Мөслимебез кунаклары, язучылар үзәк хастаханә белән танышып киттеләр
-
Г.Камал театры артистлары белән берлектә тәкъдир кичәсе үтте
Район мәдәният йортында якташларыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Харрас Әюповны һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюповны искә алу кичәсендә катнаштылар. Харрас Әюповка багышланган китапны тәкъдир итү дә биредә үтте.
-
7-8 сентябрь көннәрендә Мөслимебездә “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелде
Район мәдәният йортында кунаклар тарихи мизгелләрдә катнаштылар. Биредә "Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Мөслимлеләр" музеен ачып, кызыл тасманы кискәч кунаклар залга үттеләр. Залда Татар сәнгатендә һәм мәдәниятендә үз өлешен керткән якташларыбызга багышланган бүлекләр урнаштырылган. Һәр бүлекне дә, шәхесләребез хакындагы материалларны һәркем кызыксыну һәм соклану хисләре белән карадылар. Шул ук көнне мәдәният...
-
МТВ 7.09.2016
-
Язучылар Мөслим белән таныштылар
7 сентябрь көнне Мөслимебезгә "Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре" кысаларында бер төркем язучылар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре килде. Кунаклар иң элек яңа объектлар белән кызыксынып танышты. "Курай" паркы, "Кояшлы Ык" ял итү зонасында булдылар. Язучыларны район башлыгы Рамил Муллин озатып килде.