4 август 2017 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгы формированиеләрен конкурста катнашырга чакыралар
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга булышлык" һәм "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" ведомство программаларында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс игълан итте. Заявкалар 2017 нче елның 2 августыннан 31 августка кадәр кабул ителә.
-
"Сабантуйдан селфи" фотоконкурсында – тавыш бирүнең соңгы көне
Матбугат үзәге игълан иткән "Сабантуйдан селфи" фотоконкурсында дүшәмбедән бирле тавыш бирү бара. Бүген, 4 август көне тәмамлану белән, җиңүчене билгелиячәкбез. Барлыгы бәйгедә 7 райондашыбыз катнаша. Тавыш бирү сайтыбызның сораштыру бүлегендә бара. Бу минутларга 628 тавыш җыеп, Эльвира Ганиева беренче урында бара.
-
Коммуналь хезмәтләр өчен түләдеңме?
Коммуналь түләүләр өчен әҗәтлеләр исемлегендә бүген 100дән артык кеше исәпләнә. Бу - бер-ике ай дәвамында түләүләрен башкармаган гражданнар. Шуларның 30дан артыгы - явыз түләмәүчеләр. Бүген бу фатир хуҗаларының бурычын түләтү өстендә суд приставлары эшли.
-
"Яшьлек" спорт комплексына яңа хоккей корты урнаштырылачак
"Яшьлек" спорткомплексында бүген стадиондагы трибуналарны буяу белән мәшгульләр. Иске хоккей тартмасы сүтелеп, аның урынына заманча хоккей корты урнаштырылачак, дип хәбәр итәләр район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегеннән. Аның асты резин өслекле булачак. Кышын ул шугалак ролен үтәсә, җәйләрен биредә мини-футбол, баскетбол, волейбол уйнап булачак.
-
Мөслим матбугат үзәге кастинг игълан итә!
Үзегезне күрсәтергә, дөньяга танылырга телисезме? Мөслим матбугат үзәгенә килегез! Аралашучан, яңа идеяләр белән янучы яшьләрне үзләрен Мөслим телевидениесендә диктор буларак сынап карарга чакырабыз.
-
Астрономия 10-11 сыйныфлар өчен мәҗбүри предмет булачак
Кайбер мәктәпләрдә яңа дәрес - 1 сентябрьдән, кайберләрендә 2018 елның 1 гыйнварыннан керә башлаячак, дип хәбәр итә "Татар-информ".