3 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
ЕРТЫК БУЛСА ДА, УЛ – АКЧА
Россия банкының “Түли алучылык билгеләре һәм Россия банкы банкнотларын һәм тәңкәләрен алыштыру кагыйдәләре турында”гы күрсәтмәсендә (№1778-У, 26 декабрь 2006 ел) каралганча, нык зыян күргән Россия банкы банкнотларын һәм тәңкәләрен номинал буенча алыштырырга мөмкин.
-
Әдәби мизгел. Очланмый калган кибәннәр... (икенче бүлек)
Фәтхулла АБДУЛЛИН. повесть Илгә килгән кайгыны ил белән бергә күтәрүе дә җиңелрәк диләр. Сугыш дип, гел борын салындырып, кара көеп йөреп булмый. Үстергән игенне җыеп алырга, урырга, суктырырга, киптерергә кирәк. Ул кирәкләрне саный китсәң, аяк бармаклары да җитмәс. Иккән иген пешкән икмәк булып өстәлгә менгәнче күпме тир түгә авыл кешесе!
-
4 гыйнвар көненә һава торышы
Урыны белән кар
-
Якты эз калдырып
Актаныш районы Табанлы-Күл авылы кызы Дөһа әти назын татырга да өлгерми. Аңа ике яшь вакытта Габделхак абзый бакыйлыкка күчә. Вафаты алдыннан хатыны Шәрифәгә “Балаларны ничек тә булса укытырга тырыш” дип, васыять әйтеп калдырган. Аның бу сүзләре кызының киләчәк язмышын билгеләгән. Шәрифә сыңар канат булса да, балалары Гайнелгыйлем, Галимҗан, Әмирхан, Әмирҗан, Наилә, Һади, Дөһаны тәүфыйклы, гыйлемле итеп тәрбияләп үстерә.
-
Йөзем салкын тиюне дәвалый
Вакытында дәваланмау үпкә авыруы, пневмония китереп чыгарырга мөмкин. Салкын тиюне дәвалауның ысуллары бик күп. Тик йөзем суы – иң ышанычлы дәва.
-
Авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырталар
Олы Чакмак авыл җирлеге бүген үз традицияләре, эш-мәшәкатьләре белән яшәп ята.
-
Бүген Мөслимдә үтәчәк чаралар
Подстанция янындагы карьерда тюбингларга прокат оештырыла.