2 декабрь 2015 яңалыклары
-
Мәктәп китапханәчеләренең семинары узды
Мөслим үзәк китапханәсендә район мәктәпләренең китапханәчеләре өчен семинар киңәшмә үтте. Китапханәчеләр Зариф Мөэминовның тормыш юлы һәм "Маҗара" дип исемләнгән китабы белән таныштылар. Шагыйрә, үзәк китапханә директоры Лилия Садриева иҗаты белән таныштылар.
-
Талантлы балалар - Язилә Кыямова лауреат
2 декабрь көнне Фәнис Яруллин исемендәге Әлмәт шәһәренең музыка көллиятендә, яшь музыкантларның республика конкурсы үтте. Фортепиано номинациясендә катнашып, сәнгать мәктәбе укучылары Язилә Кыямова (укытучысы Румия Деникаева) I дәрәҗә лауреат, Эльвина Хафизова (укытучыcы Филүзә Шәрипова) III дәрәҗә лауреат булдылар.
-
ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман янәдән Мөслимдә
Наталья Фишманның безнең районга килүе Мөслимне инфраструктур яктан республикада һәм Россиядә таныту. Район башлыгы Рамил Муллин белән Наталья Львовна районның перспективаларын һәм алда торган планнар белән уртаклаштылар.
-
Поздравления 2.12.2015
-
Инвалидлар ункөнлеге старт алды
Аның кысаларында мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз арасында даими рәвештә чаралар оештырылачак. Шуларның чираттагысы 4 декабрь көнне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында узачак. Биредә шахмат, шашка һәм дартс буенча ярыш оештырыла. Җиңүчеләргә мактау грамоталары, бүләкләр каралган, дип хәбәр итә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге.
-
Юлларны кардан чистарту белән "Мост" җәмгыяте шөгыльләнә
Кыш айлары юлчылар өчен янәдән урак өсте. Авыл җирлекләрендә карны чистарту белән үз техникасы булган эшмәкәрләр шөгыльләнсә, район үзәгендә бу эш "Мост" җәмгыятенә йөкләнгән. Бүгенге көндә җәмгыятьнең ике кечкенә МТЗ тракторы брусчатка, тротуар чистарту белән шөгыльләнсә, урамнардагы карны ике грейдер, Т-150 һәм МТЗ тракторлары эттерә. Машиналар өчен стоняка урыннарында ике...
-
Россиядә "Ана капиталы" программасы 5 елга озынайтыла
Бу хәбәр Дмитрий Медведев җитәкчелегендә РФ хөкүмәте вице-премьерлары киңәшмәсеннән соң билгеле булды. Вице-премьер Ольга Голодец хөкүмәтнең ана капиталы бирүне тагын биш елга озайту өчен чыгыш ясавын белдерде. 2015 елда аның суммасы 463 мең сум 26 тиен тәшкил итте, 2016 елда ул 475 мең сум булачак. Источник: http://sntat.ru/obshchestvo/32886-v-rossii-na-pyat-let-prodlevaetsya-programma-matkapitalla
-
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Кинематографистлар берлеге рәисенең беренче урынбасары белән очрашты
Клим Лаврентьев Татарстанның беренче Президентына күп еллар дәвамында республикада кино сәнгатенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде (Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ Кинематографистлар берлеге рәисенең беренче урынбасары, кинорежиссер, РФның халык артисты Клим Лаврентьев белән очрашты. Ул Казанга РФ Кинематографистлар берлегенең ТР төбәк бүлеге...