1 май 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
Русиядә Яз һәм хезмәт бәйрәме
-
Май аена сынамышлар
Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә.
-
Гомеребез буена озатучы шагыйрь
Тукай – һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителүче шагыйрь. Ул сине туган көнеңнән гомерең буена озата бара. Сабый чакта күңелгә “Су анасы” шом салса, урманга барган саен күз алдына “Шүрәле”се килә. “Туган тел”е белән телебез ачылды, бүген ул милләтебезнең гимнына әйләнде.
-
2 май көненә һава торышы
Көндез максималь температура +11..+15 градус тәшкил итә.
-
Бәйрәм ярминкәсе узды (Фоторепортаж)
Ярминкәгә килгән халык район үзешчәннәренең җыр-моңнарын тыңлап ял итте.
-
Хуш киләсең, Рамазан!
Ислам дөньясы көтеп алган Рамазан ае якынлаша. Бу ай – бәрәкәт ае, ул айда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар богаулана. Бу айда Аллаһның рәхмәте иңә, гөнаһлар кичерелә, догалар кабул була. Бу ай – сабырлык ае, ә сабырлыкның әҗере – җәннәт. Рамазан аенда ризык өстәлә. Кем ул айда бер ураза тотучыга авыз ачтырса, аңа ураза тотучыга булган кадәр савап языла. Рамазан аенда ураза тоту – фарыз, мәҗбүри. Алай гына да түгел, Рамазан аенда ураза тоту ул– ислам диненең бер баганасы.
-
Яз һәм хезмәт бәйрәме
Россиядә ул бүген Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә.