Светофорга һәйкәл
Дөньяның төрле почмакларында светофорга әллә нинди гаҗәеп һәйкәлләр куелган
Шундый һәйкәлләрнең берсе Лондонда урнашкан. Ул – 8 метрлы үзенчәлекле светофор “агачы”. Бу арт-объект 75 светофордан тора.
Россиядә дә светофорга куелган һәйкәлләр бар. Әйтик, Халыкара светофор көне уңаеннан 2010 елда Пермьдә әлеге җайланмага һәйкәл куелган. Мәскәү, Пенза, Новосибирск шәһәрләрендә дә светофорга һәйкәлләр төзелгән.
Германиядә светофорларның үз йөзе бар. Аларда Ампельман исемле эшләпәле ир-ат сурәтләнгән. Аны 1961 елда Карл Пеглау исемле психолог уйлап тапкан. Тора-бара ул Берлин шәһәренең брендына әверелгән. Аның сурәте төшерелгән әйберләрне сувенирлар кибетләрендә дә очратырга була. 1990 елларда бу светофорларны алыштыралар һәм “эшләпәле кеше” югала. Берлин халкына бу хәл ошамый. Алар светофор “кеше”сен коткару буенча комитет төзиләр. Хакимият каршы килми һәм Ампельманны кире кайтаралар. Ә Дрездендагы светофорда аның дусты – сарафан кигән ике толымлы кыз барлыкка килә.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев