Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Көлү турында

Көлү меланхолияне бетерә, яралар төзәлүне, операциядән соң аякка басуны тизләтә дип ышандырганнар.

Борынгы заман табиблары авыру кешегә көлүне организмны ныгытучы, үпкәләр эшчәнлеген яхшыртучы чара буларак тәкъдим итә торган булганнар. Вакытлар узу белән бу идея тагы да ныграк тамыр җибәргән: көлү меланхолияне бетерә, яралар төзәлүне, операциядән соң аякка басуны тизләтә дип ышандырганнар.

Ә хәзер эшләр ничегрәк тора соң? Невропатологлар ясаган нәтиҗәләрдән күренгәнчә, көлү бит мускулларын терелтеп җибәрә, диафрагма, корсак, кул-аяк мускулларының тонусын күтәрә. Ул иртәнге күнегүләр яки спорт кебек үк кирәкле нәрсә. Көлгән вакытта сулыш ешлыгы гадәттәгедән өч-дүрт мәртәбә югарырак була. Психик стимулятор буларак, көлү организмны агрессивлык­ка карата дөрес реакция ясарга әзерли, интеллектны үстерергә, гомуми кәефне күтәрергә ярдәм итә.

Көлү җитди авыру вакытында да өстәмә дәва чарасы кебек. Әгәр сездә астма яки баш өянәге икән, яки умыртка сөяге авырта икән, булдыра алган кадәр күбрәк көлергә тырышыгыз. Башка төрле чирләр вакытында да көлү “даруы” тәкъдим итәргә мөмкин.

Ул бавырга һәм үт куыгына табигый массаж булып тора, кандагы холестеринны киметә, ашказаны асты бизе һәм йөрәк эшчәнле- ген яхшырта, атеросклерозга киртә куя, эмфизема һәм астма өянәге вакытында, җенси тормышта кыенлыклар туганда да файдалы. Көлү йокысызлыкны җиңү: кичтән дусларыгыз белән шаярып-көлешеп алу йокыга әйбәт йогынты ясый.

Сәламәтлекне саклыйм дисәң, шаян сәхнә әсәрләре, киноко­медияләрне күбрәк карарга, юмор китапларын күбрәк укырга, бөтен кешегә дә ошарга тырышмаска, тәнкыйтьне дөрес кабул итә белергә, үз фикерегезне курыкмыйча әйтергә өйрәнергә кирәк. Әйдәгез, көлик әле бер рәхәтләнеп!

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев