Китап укыйбызмы?
Акрын укыганда – 60, тиз укыганда – 80 процент кеше китапта нәрсә язылганын дөрес аңлый.
Баланы укырга өйрәтү өчен иң кулай вакыт – 4-6 яшь. 6-7 яшьтән соң бу күпкә авырлаша. Электрон китап ясауга этәргеч биргән беренче яссы компьютер 1996 елда АКШта барлыкка килә. Өлкән буын кешеләре уртача атнаның 6 сәгатен китап укуга багышлый. Китап сатып алучыларның күбесе – 45 яшьтән өлкән кешеләр. Китап сатып алучыларның 68 проценты – хатын-кыз.
Кешеләрнең 95 проценты бик әкрен укый – минутына уртача 180-220 сүз (бер битне 1-2 минут-та). Акрын укыганда – 60, тиз укыганда – 80 процент кеше китапта нәрсә язылганын дөрес аңлый.
Аудиокитап – теге яки бу әсәрнең актер яки автор тарафыннан укылып, тавыш яздыру форматларында сакланган варианты. Текстка шулай ук төрле музыкаль бизәлешләр дә өстәлергә мөмкин. Чыгу датасы төгәл билгеле булган беренче китап “Псалтырь” дип исәпләнә. Ул 1457нче елның 14 августында Иоганн Фуст һәм Петер Шеффер тарафыннан чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев