Йокламыйча булмый
Кеше организмы табигать тарафыннан билгеле бер биоритмга көйләнгән, ягъни кеше төнлә йокларга, көндез исә хезмәт итәргә тиеш
Организм тәүлеккә бер тапкыр йоклап алуны таләп итә. Әгәр шушы тәртип бозылса, кеше төнлә начар йоклый башлый, авыр уяна, хәлсезләнә һәм көне буе йокымсырап йөри.
Галимнәр исәпләвенчә, кеше төнлә үзенә тиешле 8 (ирләр өчен) һәм 9 (хатын-кызлар өчен) сәгатьне йокласа, көндез аңа мендәргә ятып торырга кирәкми. Чөнки сәламәт кеше төнлә 4-6 тапкыр 90 шар минут “акрын гына һәм бик тиз” йоклап ала. Шушы вакыт эчендә кеше организмында нормаль тормыш өчен кирәкле барлык үзгәрешләр була. Әмма болар йоклаганда гына шулай була. Ә иҗат кешеләре белән нәрсә эшләргә? Алар бит әсәрләрен күбесенчә төнлә язалар. Төнге сменада эшләүчеләрне, йә булмаса кыйммәтле вакытларын төнге барларда, мавыктыргыч уеннарда зыяга үткәрүче яшьләрне алыйк. Болар бит барысы да игътибарны тупасландыруга, алдауга, зиһенне чуалтуга, төнге йокыдан аеруга юнәлдерелгән. Тикшерүләр күрсәткәнчә, “төн (йокы) - көн (эш сәгате)” циклы бозылып, 5 ел узганнан соң кеше организмында матдәләр алмашу 7-8 процентка үзгәрә. Бу исә организмдагы күп кенә функцияләрнең: нерв системасының, йөрәк-кан тамырларының, гармоннарның җитди бозылуына китерә. Шуңа күрә, даими рәвештә йокысы туймаган кешеләр бик тиз арыйлар, бәхәсләшәләр, вакыйгаларга дөрес бәя бирә алмыйлар.
Дөрес, төнлә эшләсәгез, көндез дә йоклап алырга мөмкин. Әмма күпләр моны булдыра алмый. Көндезге йокының файдасы да юк, чөнки аннан соң төнлә йокы кача. Ә тормышта йокы биоритмын боза торган сәбәпләр моннан башка да бик күп. “Ак төннәр”, төрле төбәкләрдәге вакыт аермалары һәм башкалар әнә шундыйлардан. Шуңа күрә, биоритмология кануннарын бозып, сәламәтлеккә зыян китерүнең бернинди мәгънәсе юк. Барысын да үз вакытында эшләргә кирәк.
Фото - "Татар-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев