Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Яңа ел төненә сынамышлар

Бәйрәм алдыннан беркемгә дә акча биреп торырга, шулай ук бурычны кайтарырга ярамый. Бу ел буена «кредит корты» булуга китерергә мөмкин.

Кешеләр элек-электән 1 гыйнварга каршы төнне ниндидер күзгә күренми торган сер белән бәйләгән. Яңа ел бәхет-шатлыклар алып килсен өчен, халык әйлән-бәйлән уйнаган, такмаклар әйтешкән, нинди генә киемнәр кимәгән. Шул рәвешле ышану-юраулар, сынамышлар барлыкка килгән. Алар бүген дә яши. 

Бәйрәм алдыннан беркемгә дә акча биреп торырга, шулай ук бурычны кайтарырга ярамый. Бу ел буена "кредит корты" булуга китерергә мөмкин.

Өстәлегезгә ипи-тоз куярга онытмагыз, шулай ук ашамлыкка тотылган акчаны санамагыз: табын мулрак булган саен яхшырак.

Әгәр Яңа ел төнендә күк йөзе йолдызлы икән, бу – уңыш яхшы булуга, йолдызлар күп һәм куе икән – җиләкле җәйгә. Нык салкын һәм аз гына кар сибәләп торса – ипи уңышына, җылы һәм карсыз икән – уңыш кытлыгына.

Кызлар Яңа елның беренче көнендә гел яңа әйбер генә кияргә тырышканнар. Яңа кием-салым берничә булса, тагы да яхшырак саналган. Бер көн эчендә берничә мәртәбә яңа кием алыштырсаң, ел буе гел матур киемнән генә йөриячәксең дип ышанганнар.

Ышануларынча, мул Яңа ел табыны алдагы елда да муллыкта һәм байлыкта яшәүне тәэмин итәчәк. Шуңа күрә дә бәйрәм өстәленә хуҗалыктагы кайсы нәрсәнең мул булуын телисең, шуны куя торган булганнар. Итле ризыклар, ярма, камыр әйберләре, компот, бал, кесәл, акча – барысы да табынга куелган.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев