Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Бутерброд турында

Бутерброд сүзе безгә немец теленнән килеп кергән.

Ул ике - "май” һәм “икмәк” сүзеннән тора, ягьни майлы икмәк. Аны кем уйлап тапкан соң? Версияләрнең беренчесе - атаклы поляк астрономы Николай Коперник. Ике икмәк кисәгеннән һәм алар арасындагы закускадан торучы бутербродны - сандвичны уйлап табу графасында Сандвич фамилиясе дә бар. Риваятьләрнең берсендә әйтелгәнчә, ул - ялкынланып, дәртләнеп карта уйнаучы була. Уеннан аерылмас өчен әлеге бутербродны уйлап тапкан: кулларны буямыйча гына уйнарга да, ашарга да мөмкин булган. Икенче бер риваятьтә граф бутербродны ялыктыргыч һәм озак сроклы ау вакытында уйлап тапкан, диелә. Бик нык ачыкканнан соң, ул булканы пычак белән урталай бүлгән һәм алар арасына салкын сыер ите куйган.

Бутербродның төрләре бик күп. Әйтүләренә караганда, мәсәлән, Даниядә генә дә (анда бутерброд киң таралган һәм алар аеруча тәмле) аларның 200 дән артык төре исәпләнә.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев