Бу кызыклы. Тавык йомырканы яктыда гына сала
Эш этикеты буенча иртә сәгать 4 тә башлана. Аңа кадәрге вакыт төн санала.
-
Германиядә тәмәке тартучылар, үз гомерләрен иминиятләштерү өчен, тартмаучылар- дан 40 % ка күбрәк акча түли.
-
Верминофобия — вирус йоктырудан бик нык курку.
-
Кыш көне туучылар арасында йөзьяшәрләр 16 % ка күбрәк.
-
Коала тәүлекнең 22 сәгатен йоклап үткәрә.
-
Сапсан, корбанын куганда, сәгатенә 322 км тизлек белән очарга сәләтле. Бу — хайваннар дөньясында иң югары тизлек.
-
Тавык йомырканы яктыда гына сала.
-
Урта диңгез дөньядагы иң пычрак диңгез санала. Аның 1 л суында 10 г чүп-чар тупланган.
-
Киндер-сюрпризны АКШта сатарга ярамый. 1938 елда чыгарылган Федераль закон буенча азык-төлек эченә ашарга яраксыз предметлар тыгу тыела.
-
Глоссофобия — таныш түгел кешеләр, халык каршында чыгыш ясарга курку.
-
Хәзерге вакытта симерүдән ачлыкка караганда күбрәк кеше үлә.
-
Кешенең имән бармагы сизгеррәк.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев