Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Бәрәңге турында

Вакытлар узган һәм бәрәңге дә Россиядә киң кулланыш тапкан.

Бәрәңге беренче тапкыр европалылар тарафыннан хәзерге Перу территориясендә табылган. Озак уйлап тормастан, аны "трюфельләр" дип атаганннар.

Көньяк Америка индеецларына бәрәңге европалылар аяк басканчы ук билгеле булган. Борынгы Һинд каберлекләрендә хәтта бәрәңге формасын хәтерләтүче савыт-сабалар да табылган.

Бәрәңгенең борынгылыгы аеруча Чили белән бәйле.Алар аны безнең эрага кадәр үк кулланганнар.Ул хәзерге бәрәңгедән ваклыгы һәм кыркулыгы белән аерылып торган. 

Бәрәңге океаннар аша үтеп, Европадв киң кулланыш алган. Беренче тапкыр ул Испаниядә игелгән, аннары Италиягә, Бельгиягә, Австралиягә, соңрак Германия белән Франциягә юл алган. Биредә бәрәңгене "җир алмасы" дип йөрткәннәр.

Дөрес, бәрәңге европалыларны туклану продукты буларак түгел, чәчәк буларак җәлеп иткән. Аристократлар бәрәңге чәчәге белән чәчләрен бизәгәннәр, Парижда һәм Берлинда аны махсус оранжереяларда үстергәннәр.

Бәрәңгенең Россиядә барлыкка килүе Петр I  белән бәйле. XVIII гасыр урталарында урыс авылларындагы крестьяннар бәрәңге үстерә башлаганнар. Әмма халык аны авыр кабул иткән. Озак вакытлар ул кыргый азык булып сакланган. Вакытлар узган һәм бәрәңге  дә Россиядә киң кулланыш тапкан.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев