Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә

1989 ел, 16 февраль

Изге омтылыш

Бездә һәр кеше авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм хәзерләүне арттыру исәбенә илебезнең азык-төлек ресурсын баетуда катнашырга омтыла. Шушы максаттан чыгып колхоз идарәсе белән ике яклы килешү төзеп, сыер асраучы хуҗалыклар дәүләткә 700 килограмм сөт сатарга булдылар. Симәк авыл Советына караган Елгабаш авылы гражданнары аеруча актив. Ильяс Вәлиев бу төбәктә яшәүчеләрдән 30 центнердан артык сөт җыйды инде. Торыш авылы буенча ул 100 килограммнан арта. Ә барысы 31 центнердан күбрәк җыелды. Әнә шулай уртак тырышлык белән авыл советы буенча 90 центнердан артык сөт хәзерләдек.

З.Харисова,  Симәк авыл советы башкарма комитеты секретаре.

Тәнкыйть ярдәм иткән

Газетабызның 1988 ел, 6 декабрь санында чыккан рейд материалында “Михайловка” совхозында авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга куюның һәм аларны ремонтлауның акрын баруы тәнкыйтьләнде. Әлеге материал тикшереп чара күрү өчен тиешле кешеләргә җибәрелде. Партком секретаре Р.Минһаҗев хәбәр итүенчә, материал совхоз дирекциясе һәм порткомның берләштерелгән утырышында тикшерелгән. “Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны тизләтү өчен махсус звенолар төзелде. Инженер-техник работниклар, бригада җитәкчеләре эш барышына көндәлек контроль булдырдылар. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә ремонт графигы билгеләнгән срокка төгәлләнде”, – дип хәбәр итә совхоз җитәкчелеге.

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев