Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана.
30 ноябрь, 1989 ел.
Уңган мөдир
Үрәзмәт комплекслы кабул итү пунктының абруе авыл эшчәннәре арасында елдан-ел арта бара. Бу – беренче чиратта мөдир Ф. Мирзаһитованың клиентлар белән яхшы мөгамәлә итүе, эшне дөрес оештыруы нәтиҗәсе. Фәүзия пунктта утыру белән генә чикләнми. Ул даими рәвештә терлекчеләр һәм механизаторларның эш урыннарына сату белән чыга. Аларның ихтыяҗларын өйрәнә, сорауларны канәгатьләндерү чарасын күрә. Шул ук вакытта өс һәм аяк киемнәре тектерүгә заявкалар ала. Фәүзия эшли башлаганнан бирле үрәзмәтлеләр көнкүреш техникасын, аяк һәм өс киемнәрен ремонтлату белән дә интекмиләр. Әнә шундый тырышлыгы бәрабәренә Ф. Мирзаһитова ай саен планны арттырып үтәүгә ирешә.
Г. Бәдретдинова, район халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсе баш экономисты.
Сәхифәне Фәридә Гайнетдинова әзерләде.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев