Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
4 ноябрь
Таналар кайтты
М. Горький исемендәге колхозның Әндереш бригадасында йөз баш тана әле күптән түгел, торак булмау аркасында, басуда, ачык һавада куна иде. Ярдәмгә безнең бригада килде. Биредә авыр эш процесслары тулысынча механикалаштырылды. Су үткәргеч тә, автоэчергеч тә, тирес түгү транспортеры да бар. Инде таналарны җылы, яхшы җиһазланган торакларга кайтардылар. Терлекчеләр безгә рәхмәтле. Эретеп ябыштыручы Радик Минһаҗев, слесарь Равил Салихов аеруча тырышып эшләде. Хәзерге вакытта бригада шул ук хуҗалыкның Бәкәбез авылында иске сыерлар торагына реконструкция үткәрә.
И. Исхаков, Мөслим прораблык участогы бригадиры.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев