Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1970 елда булган вакыйгалар кабатлана.

2 июль 

Комбайнчылар тәҗрибә уртаклаша 

Игенчеләр тирән дулкынлану белән уракка хәзерләнәләр. “Авангард”, Куйбышев исемендәге, “Алга” колхозлары, Шуган терлек симертү совхозы механизаторлары комбайннар ремонтлауны үрнәк төстә башкардылар. Район “Сельхозтехника” берләшмәсе мастерскойларында да ремонт эшләре тынып тормый. Биредә комбайнчылар үзара тәҗрибә уртаклашып эшлиләр. 

 

4 июль 

Маягыбыз булыр 

Киров исемендәге колхоз комсомоллары ВЛКСМның XVI съезды материалларын өйрәнүгә зур игътибар бирәләр. Шушы көннәрдә хуҗалыкның Иске Вәрәш һәм Катмыш бригадалары комсомол оешмаларында съезд материалларын тормышка ашыру турында фикер алышу булды. Анда катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар комсомолның иң югары органы карарлары һәрбер яшь кеше өчен маяк булачагын белдерделәр. 

В. Хафизова. 

 

Балалар турында 

кайгыртып 

Яңа Усы сигезьеллык мәктәбе укучылар өчен колхоз идарәсе 40ар бала ял итәрлек ике сменалы пионер лагере оештырырга булды. Аның беренче сменасы 22 июньдә эшли башлады. Колхоз идарәсе балаларның ялын кызыклы һәм күңелле итәргә тырыша. Лагерьда ял итүче балалар Ык буйлап туристик походка барачаклар. Берничә тапкыр Ык буендагы комлыкта палатка корып ял итәчәкләр. Нарат урманында, аланлыкта Сабантуе уздырылачак. Шулай ук укучылар үзләренең ялларын туган колхозларнына көчләреннән килгән кадәр ярдәм итү белән чиратлаштырачаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев